1930 елның 10 августында оештырыла.

Татарстан Республикасының үзәк өлешендә урнашкан.

Үзәге — шәһәр тибындагы Алексеевск посёлогы.

Мәйданы — 2074,4 кв.км.

Халкы 2017 елда — 25763 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча руслар — 57,5%, татарлар — 30,9%, чуашлар — 6,5%, мордвалар — 3,6%,).

Район 59 торак пунктны берләштерә.

Гербы һәм флагы 2006 елның 10 маенда раслана.

Герб тасвирламасы

«Көмеш җирлектә яшел җирдә — сулда үскән, төбеннән үк сындырылган һәм уңга ауган алтын чыршы һәм шул чыршы аркылы сикерүче, башын артка борган алтын күзле, тояклы һәм мөгезле куе кызыл төстәге поши».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, аскы чиге тукыма киңлегенең 1/5 өлеше киңлегендәге яшел буйга тоташкан ак тукыма; тукыма уртасында район гербы фигуралары сурәтләнгән: сары детальләре булган шәмәхә поши сыны, поши астында — сынган сары чыршы сурәте; поши һәм чыршы сурәтләре яшел буй чиген кисеп чыга».

Символика нигезләмәсе

Алексеевск районы гербына 1747 елның апрелендә (иске стиль белән) расланган, тасвирламасында: «Ак җирлектә, яшел җир өстендә йөгереп баручы поши һәм сынган чыршы агачы», — дип язылган Биләр ландмилиция полкы гербы нигез итеп алына. Район территориясендә Идел буе Болгар дәүләтенең иң борынгы шәһәрләреннән берсе, илнең Болгардан соң икенче хәрби-сәяси үзәге, XII гасыр елъязмаларында «Бөек кала» дип аталган Биләр шәһәре урнашкан. Шуңа нисбәтле рәвештә гербка куе кызыл поши сурәте төшерелгән. Кызыл төс — хакимлек, зыялылык, бөеклек, дан, ә поши — ирек, бәйсезлек һәм дәрәҗә билгесе. Сынган чыршы (русча «засека») хәзерге район территориясендә XVII гасырда составына 1654 елда кирмән буларак нигез салынган Биләр шәһәре дә кергән Кама аръягы чик сызыгы (русча «засечная черта») урнашкан булуга ишарә. Алтын төс — уңыш, муллык, тотрыклылык һәм абруй; көмеш — сафлык, камиллек, татулык һәм иминлек; яшел — табигать, сәламәтлек, экология, үсеш символы.

Авторлар коллективы

Р.Хәйретдинов, Р.Салихов, И.Миңнуллин һәм Г.Бушканец (Казан), К.Мочёнов (Химки), К.Переходенко (Конаково), Г.Русанова