Биографиясе

1866 ел, Лаеш өязе Надеждино утары – 1920 ел, Лаеш шәһәре. Дворяннар нәселеннән.

Казан реаль училищесен һәм Сәнгать академиясен тәмамлап, Сәнгать академиясенең урта уку йортларында рәсем предметын укыту хокукы ала (1894). Казан сәнгать мәктәбен оештыручыларның берсе һәм аның беренче мөдире (1895–1898), шул ук вакытта элементар рәсем сыйныфы белән җитәкчелек итә.

Белькович катнашында нәкышь, гравюра, архитектура бүлекләре ачыла, музей, китапханә оештырыла, ел саен «Җирле һәм башка шәһәрләр рәссамнарының периодик күргәзмәләре»н үткәрүгә башлангыч салына (1896–1916). Архитектура бүлеге җитәкчесе К.Л.Мюфке белән берлектә мәктәп өчен махсус бина төзетү максатында субсидияләр алуга ирешә.

Педагог буларак, укучылар арасында зур абруй казана, Н.И.Фешин, К.К.Боратынская (Алексеева) һ.б.ның иҗади шәхес булып җитлегүенә хәлиткеч йогынты ясый.

1898 елдан Сәнгать академиясе студентлары инспекторы була. 1905 елдан соң дәүләт хезмәтеннән китә. Профессиональ сәнгать белеме тарату белән шөгыльләнә, Казан губерна земствосы идарәсендә әгъза булып тора, Халыкара вак сәнәгать һәм һөнәри белем күргәзмәсе комитеты (Казан, 1909), Казан губерна земствосының Үзәк вак сәнәгать һәм һөнәри белем музее комиссиясе әгъзасы.

1917 елдан Лаеш өязе халык мәгарифе бүлеге инспекторы, Лаеш урта мәктәбендә рәсем укыта.

Белькович портретлары Н.И.Фешин (1895), Г.Фирсов (1898, Е.Мазин белән берлектә) тарафыннан язылган.

Хезмәтләре

О значении профессионального образования и средства к его распространению среди населения Казанской губернии: Доклад техническому совету Казанской губернской земской управы. Казань, 1906.

Автор – Е.П.Ключевская