Кама елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 36,5 км, бассейнының мәйданы 309 км2. Елга башы Питрәч районының Нептун авылыннан 1,5 км көньяктарак, тамагы Балык Бистәсе районының Рус Әшнәге авылыннан 1,5 км көньяк-көнчыгыштарак. Елганың түбән өлешләре Куйбышев сусаклагычы сулары астында калган. Елга башының абсолют биеклеге 170 м, тамагыныкы – 53 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 10%.

Елганың 13 кушылдыгы бар. Иң зурысы – Ырга елгасы (13,7 км) – уң кушылдык. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,36км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 1-3л/с·км2. Елгаларның гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 160мм, ташу агымы катламы 116 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче декадасында башлана. Әшнәк ноябрь уртасында туңа. Елганың кайбер урыннары кыш дәвамында катмый. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,4 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (6-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Елга бассейнында гомуми су күләме 3,4 млн м3 булган 5 буа бар. Су ресурслары сугару өчен кулланыла.

Табигать истәлеге (1978).