Эчтәлек

Тарихы

XIII–XV йөзләрдә башында Бату хан һәм аның варислары, 1380 елдан соң Җүчиләр дәүләтенең сул канаты (Күк Урда) вәкилләре варислары (Урда Эҗен, Тука Тимер, Шәйбан) торган.

XIII йөз урталарыннан Ак Урда Җүчиләре Алтын Урдада Күк Урда вәкилләре белән чагыштырганда өстен – идарәче нәсел саналган.

Ак Урда, үз чиратында, шулай ук 2 өлешкә бүленә. Нугай, аннары Хурумша кул астындагы көнбатыш өлешкә Кырым, Кара диңгезнең төньягындагы җирләр, Дон елгасы төбәкләре керә; Бату, аннары Бәркә һ.б. Идел буена, Төньяк Кавказ җирләренә – көнчыгыш өлешкә баш булалар.

1260 еллардан Ак Урда ханнарына рус кенәзләре, болгар әмирләре һәм Кырым шәһәрләре дә буйсынган.

Кайбер тарихчылар (А.Ю.Якубовский, К.А.Пищулина), соңрак иҗат ителгән чыганакларга таянып, Ак Урда биләмәсен Алтын Урданың көнчыгыш өлешенә нисбәтлиләр. Мондый карашны М.Г.Сәфәргалиев, Г.А.Фёдоров-Давыдов, Ә.Г.Мөхәммәдиев, В.Л.Егоров һ.б. кире кага. Алар Ак Урда биләмәләрен Көнчыгыш Европада урнашкан дип билгелиләр.

Әдәбият

Греков Б.Д., Якубовский А.Ю. Золотая Орда и ее падение. М.–Л., 1950.

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Фёдоров-Давыдов Г.А. Кочевники Восточной Европы под властью золотоордынских ханов. М., 1966.

Фёдоров-Давыдов Г.А. Общественный строй Золотой Орды. М., 1973.

Мухамадиев А.Г. Булгаро-татарская монетная система XII–XV вв. М., 1983/

Исхаков Д.М, Измайлов И.Л. Этнополитическая история татар в VI – первой четверти XV вв. К., 2000.

Автор – И.Л.Измайлов