Гомер еллары: 1209 ел тирәсе – 1266 ел.

Бәркә – Җүчи ханның улы, Бату ханның энесе.

Бату белән бергә Идел буе Болгарына, рус кенәзлекләренә, Польша, Венгрия дәүләтләренә оештырылган яуларда катнаша (1236-1242).

1240 елларда Бәркә – Төньяк Кавказ төбәгендә олыс идарәчесе. Алтын Урданы Монгол империясеннән аеру сәясәтен яклый.

Бату хан, Алтын Урдада Бәркә йогынтысын чикләргә теләп, 1252 еллар тирәсендә аны Идел аръягындагы ераграк олыска идарәче итеп билгели. Аңа чаклы Бату аны, туганнан туганы Мөнке ханны империя тәхетенә куюда катнашу сылтавы белән, Каракорымга җибәргән була (1251).

Сартак һәм Улакчы ханнарның бер-бер артлы вафат булуыннан соң (1256), Сарай аксөякләре һәм Мөнке каган каршылыгын җиңеп, Бәркә Алтын Урда тәхетенә утыра. Үзенә каршы торучылар башлыгы булган Баракчинны (Батуның өлкән хатыны) һәм аның фикердәшләрен җәзалап үтертә.

Эчке сәясәте

Бәркә идарә иткән дәвердә Алтын Урда дәүләтендә ислам дине йогынтысы көчәя, мәктәп-мәдрәсәләр ачуга, мәчетләр төзүгә, мөселман руханиларының Сарай тирәсенә туплануына мөмкинлекләр туа.

Шул ук вакытта башка дин тотучылар да кысрыкланмый, дәүләт башкаласы Сарай әл-Мәхрусәдә христианнарның епархиясе ачыла (1261).

Бәркә хан идарәсе вакытында Алтын Урдада тәүге тапкыр Җүчиләр тамгасы белән акча сугыла башлый, халык саны исәпкә алына, акча-үлчәү берәмлекләренә үзгәреш кертелә, салым түләү тәртибе камилләштерелә.

Яуланган ил-дәүләтләргә идарә итүче баскаклар билгеләнә.

Сәүдә, һөнәрчелек алга китә, яңа шәһәрләр төзелә (шул исәптән яңа башкалага нигез салына).

Тышкы сәясәте

Бәркә хан чорында Алтын Урда Монгол империясеннән аерылып чыгу юлына баса, чит мәмләкәтләр белән мөстәкыйль сәясәт алып бара башлый.

1258–1259 елларда Бәркә Литва, Польша, Волынь кенәзлегенә һ.б. илләргә яу белән бара.

1258 елда монгол ханы Һулагу Үзәк Азия өлкәләрен яулап ала һәм Монгол империясеннән бәйсез үз олысын оештырган була. 1262 елда Бәркә аңа каршы сугыш ача. Ләкин әмир Нугай җитәкчелегендәге гаскәре шул елның ноябрендә җиңелә.

1263 елның гыйнварында Бәркә Төньяк Азәрбайҗанда Һулагу гаскәрен җиңүгә ирешә. Яу барышында Сәлҗүк төрекләре һәм Мисырда идарә итүче мәмлүкләр белән илчелек мөнәсәбәтләре урнаштыра.

Соңрак Бәркә Мисыр белән аралашуга комачаулаучы Византиягә һөҗүм итә һәм аның башкаласы Константинопольне камый (1265).

Шул ук елларда Бәркә ханның көнбатышта Дунай буе Болгариясенә һәм көнчыгышта Җүчиләрнең Урта Азиядәге җирләрен басып алган чагатай ханы Алгуга каршы яуга йөрүе мәгълүм.

Бәркә Кавказ таулары аръягына оештырылган яудан (1265-1266) кайтканда вафат була.

Чыганаклар

Тизенгаузен В.Г. Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды. СПб., 1884. Т. 1.

Полное собрание русских летописей. М., 1997. Т. 1–2.

Әдәбият

Греков Б.Д., Якубовский А.Ю. Золотая Орда и ее падение. М. – Л., 1950.

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Бартольд В.В. Беркай // Бартольд В.В. Сочинения. М., 1968. Т. 5.

Мухамадиев А.Г. Булгаро-татарская монетная система 12–15 вв. М., 1983.

Фёдоров-Давыдов Г.А. Смерть хана Бату и династическая смута в Золотой Орде в освещении восточных и русских источников (источниковедческие заметки) // Средневековые древности Волго-Камья. Йошкар-Ола, 1992.

Автор –И.Л.Измайлов