Эчтәлек

Исеме гарәпчәдән Аллаһ саклаган сарай дип тәрҗемә ителә.

Шәһәргә 1254 ел тирәсендә Батый хан тарафыннан нигез салына.

Сарай әл-Мәхрусә – Алтын Урданың иң эре шәһәрләреннән берсе, аның икътисади һәм сәүдә үзәге. 1282 елдан анда акча сугыла.

Шәһәрдә сиксән меңләп кеше яшәгән.

Аксак Тимер Идел буена яу белән килеп, Терек елгасы буендагы сугышта (1395) Алтын Урда гаскәрләрен җиңгәннән соң да шәһәр җимерелмичә кала, XV йөз уртасына кадәр үзенең әһәмиятен югалтмый. Татар бистәләре XVI йөзгә кадәр саклана.

Шәһәр корылмалары 1578 елда русларның Әстерхан кальгасын төзегәндә җимерелә.

Бистәләре белән бергә шәһәр 36 кв.км мәйдан били.

Корылмалары тыгыз итеп, кварталлап урнаштырылган, үзәк өлешендә – суүткәргеч һәм канализация челтәре. Һәр кварталда базар, мәчет һ.б. җәмәгать биналары була. Һөнәрчеләр (тимер эшкәртүчеләр, чүлмәкчеләр, зәркәнчеләр, сөяк эшләнмә осталары һ.б.) аерым кварталларда яши.

Шәһәр халкының йортлары, башлыча, яндырылмаган кирпечтән салына. Зиннәтле аксөяк йортлары, зиратлар шәһәр читендә урнаша.

Әстерхан өлкәсенең Селитренное авылы янында табылган археологик калдыклар 1923 елда Ф.В. Баллод, 1959 елдан соң Г.А. Фёдоров-Давыдов, Т.В. Гусева, В.Л. Егоров, Ә.Г. Мөхәммәдиев, Л.Т. Яблонский, Э.Л. Зивилинская һәм А.Ә. Борһанов тарафыннан өйрәнелә.

Әдәбият

Баллод Ф.В. Старый и Новый Сарай – столицы Золотой Орды. Казань, 1923.

Поволжье в средние века. М., 1970.

Гусева Т.В. Золотоордынский город Сарай ал-Джадид. Горький, 1985.

Егоров В.Л. Историческая география Золотой Орды в XIII–XIV вв. М., 1985.

Фёдоров-Давыдов Г.А. Золотоордынские города Поволжья. М., 1994.

Автор – И.Л.Измайлов