Биографиясе

1949 елның 17 ноябре, Казан — 2012 елның 2 июле, шунда ук.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1973), Удмурт АССРның Селычка посёлогында махсуслаштырылган балалар санаториенда балалар табибе булып эшли.

1978 елдан Казан университетында, кеше һәм хайваннар физиологиясе кафедрасы мөдире (1996 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре гадәти һәм патологик хәрәкәт белән идарә итү өлкәсенә карый. Плещинский арка мие травмасы вакытында рефлекция реакцияләрен яңадан кайтару динамикасын эшли. Кул-аяклар хәрәкәте бозылган шартларда арка нейроннарының ярсынучанлык үзгәрешен билгели, нәтиҗәдә нерв-мускул аппараты халәтенә йогынты ясый.

РФнең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2009).

Хезмәтләре

Центральная нервная система и основы управления движением. К., 2006 (автордаш);

Тормозные системы спинного мозга в контроле взаимодействий функционального сопряжения мышц // Физиология человека. 2007. Т. 33, № 1 (автордаш);

Функциональное состояние нервных центров спинного мозга в условиях его травматического повреждения. К., 2008 (автордаш).