Эчтәлек

1961 елдан үзенең җитештерү базасы булган мөстәкыйль оешма сыйфатында эшли башлый (РСФСР мәдәният министрының 1961 елның 3 июнь 589 нчы приказы нигезендә).

«Таткино» һәм 1932 елда «Союзкинохроника»ның Татарстан бүлеге итеп үзгәртелгән («Союзкинохроника»ның Татарстан җитештерү базасы) «Востоккино» Татарстан бүлегеннән башлангыч ала.

1936 елда Татарстан җитештерү базасы Казан кинохроника студиясе дип, 1939 елдан СССР ХКС каршындагы Кинематография эшләре комитетының Хроникаль-документаль фильмнар җитештерү баш идарәсенең Казан хроникаль-документаль фильмнар студиясе дип үзгәртелә.

1942 елдан Казан студиясе «Идел буе» («Поволжье») документаль киножурналы өчен сюжетлар төшерү белән шөгыльләнүче Куйбышев документаль фильмнар студиясенең кинохәбәрче пункты итеп үзгәртеп корыла.

«Партизаннарга бүләкләр» («Подарки партизанам», 1942, №1), «Икмәк — җиңү коралы» («Хлеб — оружие победы», 1943, №6), «Алар кайттылар» («Они вернулись», 1946, №8), «Төнлә ашлык сугу» («Ночная молотьба», 1947, №44), «Идел аша нефтьүткәргеч» («Нефтепровод через Волгу», 1956, №12), «Сугыш җирләре буйлап» («По местам боёв», 1958, №37), «Айдагы ракета» («Ракета на Луне», 1959, №36) һ.б. сюжетлар төшерелә. Казан кинематографистлары, ш.у. «Кадерле кунак» («Дорогой гость», 1943), «Орденлы Чувашия» («Орденоносная Чувашия», 1945), «Мари Республикасы» («Марийская Республика», 1946), «Рак һәм аның белән көрәш» («Рак и борьба с ним», 1947), «Авыл укытучысы» («Сельская учительница», 1948), «Совет Мордовиясе» («Советская Мордовия», 1949), «Казан университетына 150 ел» («Казанскому университету 150 лет», 1954), «Совет Татарстаны сәнгате» («Искусство Советской Татарии», 1957), «Татарстан нефтьчеләрендә» («У нефтяников Татарии», 1959) һ.б.ш. документаль фильмнар төшерә.

1961 елдан СССР Мәдәният министрлыгы системасында Казан киностудиясе оеша. Беренче директоры — А.Н.Краев; режиссёрлары — К.Х.Поздняков, Н.И.Лебедев, В.П.Невежин, В.Ф.Савельев, Ю.А.Карамышева, А.С.Стремяков, В.В.Стрелков, Ш.М.Сарымсаков, Х.Ф.Фәхретдинов, Э.Х.Үтәгәнов, Н.К.Вәлитов, М.А.Разбежкина, В.Е.Игнатюк; операторлары — К.Ф.Мотков, В.И.Севастьянов, В.А.Кузьмин, А.Г.Привин һ.б.

Киностудия каршында мультучасток булдырыла (мультипликацион сюжетлар һәм фильмнар төшерү белән шөгыльләнүче бүлекчә), нәфис фильмнарны дубльләштерүче, фильмнарны татар, башкорт, удмурт, мари һәм мордва телләренә тәрҗемә итүче группа оеша, Йошкар-Ола, Чабаксар, Саранск шәһәрләрендә хәбәрчелек пунктлары булдырыла.

«Фуджи» һәм «Кодак» (2000 нән) тибындагы киноплёнкаларны кайнар эшкәртү буенча яңа җитештерү-технологик процессы, компьютер монтажы системасы кертелә.

Студия «Киң Иделдә» («На Волге широкой») исемле хроникаль-документаль киножурнал (1994 елга кадәр елына 36 номер чыга торган була), «Татарстан» киноелъязмасы журналын (1997 елдан, елына 12 чыгарыш), «Идел буе округлары: көн артыннан көн» («Поволжские округа: день за днём») киноальманахын (2004 елдан) чыгарып килә.

Киностудиянең их яхшы эшләреннән — «Эрьзя» (1966), «Габдулла Тукай» (1969), «Җылылык юллары» («Дороги тепла», 1973), «Җәлил. Көрәш сәхифәләре» («Джалиль. Страницы борьбы», 1976), «КамАЗ — ул без» («КамАЗ — это мы», 1977), «Сабан туена барганда» («Дорога на сабантуй», 1980), «Татарстан нефтьчеләре» («Нефтяники Татарии», 1982), «Рәссам Иван Шишкин» («Художник Иван Шишкин», 1982), «Түбән Кама варианты» («Нижнекамский вариант», 1984), «Ялкынланып яныгыз» («Взвейтесь кострами», 1985), «Ә сезнең ишегалдында?», «Исәнме, Лёша!» («А у вас во дворе?», «Здравствуй, Лёша!», 1987), «Бу аңлап булмый торган Галимҗанов» («Этот непонятный Галимзянов», 1988), «Үземне мин кызгана белмим …» («Себя жалеть я не умею…», 1989), «Терек су» («Вода живая», 2000), татар телендә «Күктау» нәфис фильмы (2002), «Казан планетасы» («Планета Казань», 2003), «Минем Казаным» («Моя Казань»), «Алмаз Монасыйпов — Казаным … Казаным …», «Алабуга, яки Марина турында төш» («Елабуга, или Сон о Марине») — барысы да 2005 елда.

Казан кинохроника студиясендә төшерелгән кинофильмнар күп тапкырлар халыкара, бөтенсоюз, бөтенроссия кинофестивальләрендә катнаша, призларга һәм бүләкләргә лаек була.

Әдәбият

Алексеев И. Рубежи кинодокументалистов Татарии. К., 1974;

Казань: Спец. вып. 2001. № 9/10;

Алексеева Е. Сила традиции. Из истории кино в Татарстане // Казань. 2004. № 7.

Автор — Е.П.Алексеева