«Локомотив» Бөтенсоюз спорт җәмгыятенең Казан советы 1936 елда оештырыла (рәисе — И.М.Тюрихов), 1961 елга кадәр Ирекле спорт җәмгыятенең Казан һәм Юдино район советларын үз эченә ала, алар 40 тан артык физкультура коллективын берләштерә.

Казан тимер юлының «Локомотив» Юдино район советы рәисләре — О.Б.Вешняков, Г.Б.Маликов, Б.И.Рыжов. Горький тимер юлы Казан бүлегенең «Локомотив» Казан район советы рәисләре — Б.И.Рыжов (1961–1965), М.С.Казаров (1965–1977), В.В.Митялин (1977–1979), Л.М.Антонов (1979–1981), М.Т.Нугаев (1981–1987), З.И.Ягналиев (1987–1999, 1999 елдан «Локомотив» Казан физкультура-спорт клубы башлыгы).

1963 елда Юдино «Локомотив» спорт коллективына Я.Юдин исемендәге СК статусы бирелә (рәисе — В.Т.Зайцев, 1967–1999). «Локомотив» та үсеш алган спорт төрләре: бокс, чаңгы спорты, биатлон, җиңел атлетика, футбол, хоккей, өстәл теннисы, пауерлифтинг (өч төрле көрәш), җилкәнле спорт, авыр атлетика, грек-рим көрәше. СССР, РСФСР, РФ, ТАССР, ТР, «Локомотив» Ирекле спорт җәмгыяте Үзәк советы, Горький тимер юлы спартакиадалары, Халыкара тимер­юлчылар спорт союзы, Европа, дөнья чемпионатларында җиңгән һәм приз алган атаклы спортчылар — И.Н.Кондрашов, Ф.Закирова, М.М.Галиев, И.Г.Хәкимуллина, А.Р. һәм Р.Р. Низаметдиновлар, А.Н.Галимуллина (чаңгы), Е.В.Григорьева, В.Г. һәм Г.Г.Григорьевлар (биатлон), А.М.Андрианов, М.М.Акчурин (бокс), В.М.Колотов (футбол), Д.М.Шәймәрданов, А.А.Симцов, И.Л.Павлов, С.Н.Ишмулкин (җиңел атлетика), А.А.Мартьянов, А.И.Иванов (алкалы хоккей); тренерлар — Н.М.Ермолаев, А.И.Шибаев, Р.И.Мәхмүтов (чаңгы), В.А.Рылов, И.Я.Полтаржицкий (бокс), Г.А.Востоков (футбол), В.П.Машин (җиңел атлетика), И.П.Медведева (өстәл теннисы), С.Д.Миронова (аэробика, шейпинг). Зур спорт корылмалары: Горький тимер юлы Казан бүлегенең «Локомотив» физкультура-спорт клубы балалар спорт-сәламәтләндерү комплексы, «Локомотив» пляжы» спорт комплексы, Я.Юдин исемендәге стадион (Юдино посёлогы).