Ишкәкче

Халык көе, С.Хәким сүзләре. Аранжировка, саксофон, скрипка, фортепиано – Муса Маликов. Продюсер – Гүзәл Маликова

Биографиясе

1949 елның 20 июлендә Минзәлә районы Бикбау авылында туган.

1980 елда Казан консерваториясен (З.Хисмәтуллина классы) тәмамлый. 1980–1988 елларда Башкорт, 1988–2010 елларда Татар филармонияләре солисты.

Филармониянең музыкаль-әдәби лекторие, опера музыкасы бүлеге Ф.И.Шаляпин истәлегенә оештырылган концерт алдыннан. 2009

Сулдан дүртенче – Р.Г.Маликов

Уел

Халык җыры. Аранжировка, саксофон, скрипка, фортепиано – Муса Маликов. Продюсер – Гүзәл Маликова

Болытлар

К.Хөснуллин көе, З.Нури сүзләре. Аранжировка, саксофон, скрипка, фортепиано – Муса Маликов. Продюсер – Гүзәл Маликова

Иҗаты

Җырчының репертуары киң һәм күптөрле булуы белән аерылып тора, камера вокаль музыкасын, Көнбатыш Европа һәм рус классик операларыннан арияләрне, хәзерге Россия һәм чит ил композиторларының вокаль әсәрләрен колачлый. Алар арасында: Альфред («Травиата», Дж.Верди), Рудольф («Богема», Дж.Пуччини), Ленский, Германн («Евгений Онегин», «Пиковая дама», П.Чайковский), Левко («Майская ночь», Н.Римский-Корсаков), Җәлил («Җәлил», Н.Җиһанов), Салават («Салават Юлаев», З.Исмәгыйлев) арияләре; М.Глинка, П.Чайковский, С.Рахманинов романслары; рус, украин, итальян халык җырлары; рус һәм татар композиторлары җырлары һ.б.

Репертуарының үзәген татар («Туган тел», «Рәйхан», «Кара урман») һәм башкорт («Азамат», «Кара юрга», «Урал» һ.б.) халык җырлары тәшкил итә.

Җырчы татар композиторлары С.Сәйдәшев, Җ.Фәйзи, М.Мозаффаров, Р.Яхин, Ә.Бакиров, С.Садыйкова, Р.Еникиев, Р.Ахиярова, М.Маликов һ.б.ның вокаль музыкасын актив пропагандалый.

Табигый вокаль мөмкинлекләргә (сирәк очрый торган көчле, матур тембрлы моңлы тавыш) ия җырчы югары профессор башкару осталыгы белән аерылып тора.

Р.Г.Маликов актив концерт эшчәнлеге алып бара, Россиядә һәм чит илләрдә (Монголия, Дания, Германия, Перу, Финляндия, Франция, Кытай һ.б.) чыгышлар ясый.

Рөстәм Гали улы Маликов. 1980

Р.Маликовның шәхси архивы

Яшә, Татарстан!

М.Маликов көе, Җ.Дәрзаман сүзләре. Аранжировка, саксофон, скрипка, фортепиано – Муса Маликов. Продюсер – Гүзәл Маликова

Хезмәтләре

Егерме өч ел янәшә // Ватаным Татарстан. 2015. 17 гыйнвар.

Нигә чын сәнгатьне яшерәләр? // Ватаным Татарстан. 2017. 1 ноябрь.

Әлфия Авзалова турында истәлекләр // Әлфия Авзалова: истәлекләр. Казан, 2019. Б. 387–388.

Сылукай

А.Хөсәенов көе, М.Гыйләҗев сүзләре. Аранжировка, саксофон, скрипка, фортепиано – Муса Маликов. Продюсер – Гүзәл Маликова

Әдәбият

Шакирзянов М.А. «Пылай, о певец, в негасимом огне вдохновения...» // Крис. 1999. 24 декабря.

Гомәр Г. Бүләк эзлибез // Даһилар мөнбәре. Казан, 2014. 283–284 б.

Авторы – Ф.Ш.Салитова