1984 елның 25 июнендә ТАССР Югары Совет Президиумының 1984 ел 25 июнь Указы белән ТАССРның (1990 елдан — ТССР, 1992 елдан — Татарстан Республикасы) атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре буларак гамәлгә кертелә, Татарстан Республикасының 2004 ел 24 март Законы белән хәзерге исемгә алыштырыла.

Татарстан Республикасы Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР, ТССР Югары Совет Президиумы) тарафыннан азык-төлек индустриясе өлкәсендәге казанышлары өчен сәнәгатьнең азык-төлек, ит, сөт һәм шәраб әзерләү тармагы, кулланучылар кооперациясе берләшмәләре, предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалары эшчеләренә, инженер-техник һәм фәнни хезмәткәрләренә бирелә. Мактау грамотасы һәм күкрәк билгесе беләнбергә тапшырыла.

Татарстан Республикасының атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре исемен 329 кеше йөртә.