Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан – Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан – Столбище, 1959 елның 26 мартыннан – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Лаеш районында.

Хәзер Орел авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда – авылда “Победа” колхозы, 1935 елда М.Горький исемендәге колхоз оештырыла.1957 елдан авыл “Матюшино” совхозы составында (1968 елдан – “Матюшино” җәнлек совхозы, 1994 елдан – “Матюшино” акционерлык җәмгыяте, 2012 елдан – “Матюшино” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм “Меха Матюшино” ябык акционерлык җәмгыяте).

Мәгариф һәм мәдәният

1940 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1975 елда – сигезьеллык (яңа бинада), 1984 елда – урта, 1989 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты (1992 елдан), китапханә (1976 елдан, хәзер мәдәният йорты бинасында), “Ласточка” балалар бакчасы (1976 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, “Ай нуры” мәчете (2008 елдан) бар.

Авыл тирәсендә археология истәге – Кордон табылдыгы (Казан яны культурасы) ачыклана.

Халык саны

1949 елда – 176,
1958 елда – 216,
1970 елда – 256,
1979 елда – 508,
1989 елда – 843,
2002 елда – 838,
2010 елда – 838,
2017 елда – 971 кеше (руслар – 69%, татарлар – 20%).