Чын исем-фамилиясе – Гатауллин Гайнетдин Зәйнетдин улы.

Биографиясе

1913 ел, хәзерге Курган өлкәсенең Әлмән районы Тозау авылы –1941 елның 20 ноябре.

1931–1934 елларда балалар йорты директоры, 1934–1937 елларда Чиләбе шәһәрендәге татар мәктәбендә укыту бүлеге мөдире, 1937–1940  елларда директор.

Бер үк вакытта Казан педагогика институтында читтән торып укый.

Иҗаты

Беренче шигырьләрен «Социализм юлы», «Урал большевигы», «Коммунист» газеталарында бастыра.

1939 елда «Урал мәхәббәте» исемле беренче шигъри җыентыгы чыга.

Аерым шигырьләре «Үсү җыры» (1934 ел), «Очкыннар» (1940 ел) исемле күмәк җыентыкларга кергән.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Калинин өлкәсендәге Гаврилово авылы янында барган сугышта һәлак була.

Әдәбият

Алар сафта. Казан, 1961.