1963 елның 3 февралендә ТАССРның Минзәлә районы Сәет авылында туган.

1990 елда СССР ЭЭМның Югары юридик мәктәбен хокук белеме белгечлеге буенча тәмамлаган, юрист.

1980 елда «Автозавод-строй» УМС УСта монтер булып эшли. 1983 елның апреленнән, Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, ЭЭМ органнарына хезмәткә керә.

1993 елның августыннан «Чаллы банкы» акционерлык коммерция банкының хокук идарәсен, ә 1995 елдан – «Чаллы» финанс компаниясен җитәкли. 2003–2004 елларда Чаллы шәһәре администрациясе башлыгы ярдәмчесе булып, 2004–2005 елларда шәһәр администрациясе башлыгының беренче урынбасары вазыйфасында. 2006 елда Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты башлыгы итеп билгеләнә. 2010 елда Чаллы шәһәре мэры итеп сайлана.

2014 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазыйфасына раслана. Социаль мәсьәләләр блогын җитәкли.

2017 елның 3 августында Бөтендөнья татар конгрессының VI Съезды пленар утырышында Милли Шура рәисе итеп сайланды.

Күрсәткән хезмәтләре Дуслык ордены (2013), Почет ордены (2019) белән билгеләп үтелде.

2010 елда «Дәүләт һәм муниципаль идарәдә ел менеджеры» IV Россия конкурсында җиңү яулады.