Чыгу урыны һәм вакыты

1918 елның 1–10 сентябрендә Казанда рус телендә нәшер ителә, барысы 8 саны чыга.

Нашир-мөхәррире — элек монархия яклыларның «Город Казань» һәм «Казанское слово» газеталары мөхәррире булган Ю.А.Еленев.

Казанга КОМУЧның Халык армиясе гаскәрләре кергәннән соңгы чорда нәшер ителә; икенче мөхәррире — Генераль штаб полковнигы П.И.Виноградов.

Авторлары арасында — профессорлар М.Бречкевич, Б.П.Иванов, Н.Бугульминский, С.Павловский.

Юнәлеше

Газета уртачыл-консерватив юнәлеш ала; большевистик булмаган күп кенә басмалардан аермалы буларак, «Бөтен хакимият Учредительләр җыенына» дигән өндәмәне пропагандаламый.

«Обновленная Россия»нең рәсми бүлегендә КОМУЧның Самара һәм Казан администрациясе боерыклары һәм күрсәтмәләре, җирле хакимият органнары (шәһәр думасы, земство) эшчәнлегенә кагылышлы мәгълүмат, Идел буендагы сугыш хәрәкәтләре, беренче чиратта Казан янындагы сугышлар барышы турында хәбәрләр басыла.

Редакция Халык армиясе фондына акча җыюда катнаша.

Күп мәкаләләр халык арасындагы «кызыл террор»га багышлана.

Газетада меньшевиклар партиясенең Казан комитеты башлангычы белән оештырылган һәм демократик резолюцияләр кабул иткән партиясез эшчеләр конференциясе (1918 елның август ахыры — сентябрь башы, Казан) турында тәнкыйть мәкаләләре басыла.

Редакция Казан дары заводы эшчеләренең кораллы чыгышларын, большевикларның шәһәрдә актив рәвештә алып барган яшерен эшләрен гаепли.

Тарихи темаларга багышланган мәкаләләр дә басыла.

Газетаның соңгы ике саны Халык армиясе сафына басарга һәм Казанны сакларга чакыра. Басма Казанны Кызыл Армия частьлары азат иткәннән соң чыгудан туктый.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Т.М.Насыйров