Идел үзәненең уңъяк яр буендагы өлешендә, Яшел Үзән шәһәреннән 3 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан. 1991-92 елларда билгеләнә. Өске өлеше – хәзерге заман аллювиаль елга юлы-терраса утырмалары, түбәнге өлеше неоген комнары белән түшәлгән. Су астында 1,5 тән алып 8 м га кадәр тирәнлектә урнашкан. Чыганакның өске өлеше формалар ясау чималы сыйфатында файдалану өчен яраклы вак һәм уртача бөртекле кварцлы комнардан гыйбарәт (катлам калынлыгы 12-15 м). Бу комнар балчык һәм комсыл балчык линзалары булган, вак таш-чуерташлы катлам белән түшәлгән (калынлыгы 0,3-2 м).

Чыганакның аскы өлешен пыяла сәнәгатендә куллана торган кварцлы комнар хасил итә (калынлыгы 9 м дан артык). Чыганакның көньяк өлешендә силикат әйберләр җитештерү өчен яраклы балчыклы кварцлы комнар табылган (калынлыгы 1,5-8 м). Комнар табигый халәтендә яшел шешә һәм тәрәзә пыяласы, изоляторлар, торбалар, баетылганнан соң – зур кисәкле силикатлар, электрон сәнәгате өчен пыяла җепселләр ясау өчен файдаланыла.

С1 категориясе буенча кварцлы ком запаслары 5,69 млн т тәшкил итә (2006). 2006 елның 1 гыйнварына 600 мең т чамасы табыла. Комнар «КАМАЗ» АҖдә формалар ясау өчен һәм кирпеч сәнәгатендә чимал буларак кулланыла.