Биографиясе

1865 ел, Казан губернасы, Спас өязе Түбән Чаллы авылы – 1939 ел.

Чистай шәһәре мәдрәсәсендә укый. Чистай өязендә авыл хуҗалыгы һәм кызыл мал сату белән шөгыльләнә, Чистайда галантерея кибете тота.

1905 елда мөселманнар исеменнән хөкүмәт башлыкларына хат (петиция) тапшыру өчен Санкт-Петербургка җибәрелгән вәкилләрнең берсе. 1 нче (1906) һәм 2 нче (1907) Дәүләт думалары депутаты; трудовиклар төркемен яклый. 1 нче Думада эсерларның җирне социальләштерү һәм аннан тигез файдалану таләбен куйган «33 нең проекты»на имза сала. 2 нче Думада Мөселман хезмәт таифәсен оештыручыларның берсе.

1906 елның декабрендә татарлар арасында хакимиятне гаепләгән Выборг өндәмәсен таратканы өчен Чистайда кулга алына. 1907 елның гыйнварында азат ителә. 1908 елның февралендә тыелган әдәбият саклаганы өчен кабат кулга алына, 1908 елның апрелендә азат ителә. Шуннан соңгы язмышы билгесез.

Әдәбият

Туктаров М.Ф. (Усал). Беренче, икенче вә өченче Думада мөселман депутатлар һәм аларның кылган эшләре. Казан, 1909.

Члены первой Государственной думы. М., 1906.

Члены второй Государственной думы. СПб., 1907.

Мусульманские депутаты Государственной думы России. 1906–1917 годы: Сборник документов и материалов. Уфа, 1998.

Автор – Р.А.Циунчук