10 га якын төре билгеле, күбесенчә Урта диңгез буе зонасында таралган.

Татарстан территориясендә бер төре – кыр киек мәтрүшкәсе (A. arvensis) ара-тирә барлык районнарда очрый. Сирәкләнгән урманнарда, куаклар арасында үсә.

10-30 см биеклектәге берьеллык төкчәле үсемлек. Яфраклары ланцетсыман яки йомыркасыман озынча, кыска саплы. Чәчәкләре зәңгәрсу аксыл-шәмәхә, кыска чәчәк сапларында, 2-6 шар булып куе булмаган боҗракка урнашкан, ул исә өске яфракларның куентыгында. Аскы иреннәре өскеләренә караганда ике тапкыр озынрак. Җимеше – чикләвекчек. Май-сентябрьдә чәчәк ата. Җимешләре җәй дәвамында һәм көзен өлгерә.

Составында витаминнар һәм эфир мае булган яфраклары тәмләткеч буларак кулланыла.

Декоратив үсемлек.

Кыр киек мәтрүшкәсе