Тарихы

1719 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Деревня по речке Нурме, Пустошь по речке Нурме исемнәре белән телгә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балта эше һәм киез итек басу кәсепчелеге тарала.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була. 1910 елда мәктәп ачыла.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, ярма яргыч, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 809,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Юмья волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Байлангар авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда “Туры юл” колхозы (беренче рәисе – А.Галиев) оештырыла, 1950 елдан – Молотов исемендәге колхоз (Байлангар авылы), 1958 елдан – “Маяк” колхозы (Байлангар авылы) (1993 елдан – “Маяк” күмәк авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесе), 2000 елдан – “Норма” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2013 елдан – “Кукмара” агрофирсы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2016 елдан “Урал” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2012 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли. Авылда шулай ук балалар бакчасы (1994 елдан), мәчет (1990 елдан, 2010 елдан яңа бинада) бар.

Төзекләндерелгән 2 чишмә бар: “Тереклек чишмәсе” (аның суы шифалы санала) һәм “Әмин чишмәсе”.

Халык саны

1782 елда – 34 ир-ат;
1859 елда – 418,
1897 елда – 482,
1908 елда – 660,
1920 елда – 539,
1926 елда – 467,
1938 елда – 401,
1949 елда – 361,
1958 елда – 445,
1970 елда – 454,
1979 елда – 372,
1989 елда – 264,
2002 елда – 298,
2010 елда – 300,
2017 елда – 320 кеше (татарлар).