- РУС
- ТАТ
хакимият-хуҗалык эшлеклесе
1904 елның 19 гыйнвары, Казан губернасы, Мамадыш өязе Теплое Болото авылы – 1980 елның 28 августы, Казан.
Лубян урман техникумын тәмамлый (1929).
1929–1930 елларда Чаллы кантоны Кармалы, 1930–1931 елларда Тәкәнеш районы Лубян урман участокларында урманчы ярдәмчесе.
1931–1939 елларда Мамадыш урман хуҗалыгы директоры.
1939–1940 елларда Татарстан урман хуҗалыгы идарәсе башлыгы.
1940–1942 елларда ТАССР урман сәнәгате халык комиссары.
1942–1943 елларда Зеоенодольск шәһәре эшче депутатлары советы башкарма комитеты рәисе.
1943–1947 елларда ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитетында җирле сәнәгать буенча секретарь урынбасары, 1947–1948 елларда ягулык-энергетика сәнәгате буенча бүлек мөдире.
1948–1955 елларда ТАССР урман сәнәгате министры.
1955–1956 елларда «Татлес» тресты башлыгы.
1956–1959 елларда ТАССР Министрлар Советы каршындагы мебель җитештерү һәм агач эшкәртү сәнәгате идарәсе башлыгы.
Автор – Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.