6 төре билгеле, төньяк ярымшарның уртача поясында таралганнар.

ТР территориясендә бер төре – салынкы себерке кыяк (M. effusum) бар. Киң яфраклы һәм катнаш урманнарда үсә.

60-100 см биеклектәге тамыр-сабаклы күпьеллык кыяк. Сабагы шома. Яфраклары ачык-яшел, киң кыяклы, кырыйлары кытыршы. Чәчәк төркеме – җәенке себеркәч, озынлыгы 30-35 см. Җимеше – бөртекчә. Май-июньдә чәчәк ата. Орлыктан һәм вегетатив юл белән (куакны бүлеп) үрчи.

Кумарин матдәле һәм хуш исле үсемлек.

Мөгезле эре терлек яратып ашый, әмма терлек азыгы буларак әһәмияте юк.

Декоратив үсемлек.