Тарихы

Авылга XVIII йөз ахырында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Югары Якый исеме белән дә мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы күбесенчә игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда 2 мәчет, мәдрәсә, 2 су тегермәне, сишәмбе базары эшли. 1914 елда янгын нәтиҗәсендә авылда 250 йорт янып бетә.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2028 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Әлки волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 30 октябреннән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Мәлбагыш авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Нариман исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – Корбангали Йосыпов).Аның составына Кызыл Бүләк авылы да керә (юкка чыккан). 1957 елда колхоз Ленин исемендәге колхоз составына керә (Танай поселогы).1995 елдан «Мәлбагыш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Авыл үсешенә колхоз рәисе Г.В.Рәхимов зур өлеш кертә (1967–1988 елларда): йортларга газ һәм су үткәрелә, торак һәм хакимият биналары төзелә.

Халкы күбесенчә «Җәлилнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсендә, Якый газ бүлү станциясендә, Әлмәт магистраль газ үткәргечләре линияле җитештерү идарәсендә, «Газпромтрансгаз-Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә,  «Союз-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1935 елда – җидееллык, 1960 елда – сигезьеллык, 1976 елда – урта, 2011 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

1998 елда мәктәптә тарих-төбәк тарихы музее ачыла (нигез салучылар – Г.З.Зәкиев, Ә.А.Әхтәмов, Р.Т.Зыятдинова). 2007 елда мәктәп музее статусын ала. Экспозиция авыл тарихы, татар халкының көнкүреше һәм гореф гадәтләренә, нумизматикага, нефть тарихына, Бөек Ватан сугышына багашланган.

Авылда мәдәният йорты (бина 1962 елда төзелә), тулы булмаган урта мәктәп (бина 1976 елда төзелә), китапханә, «Тамчы» балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты эшли.

1999 елда мәчет төзелә.

Күренекле кешеләре

Ә.Г.Гарипов (1925–2001) – ТАССРның атказанган нефтьчесе, Социалистик Хезмәт Герое;

Ф.З.Исмәгыйлев (1955 елда туган) – инженер-технолог, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты, ТРның атказанган нефтьчесе;

Х.З.Кәримов (1948 елда туган) – агроном галим, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты, 1973–1978 еларда – Азнакай районының Ленин исемендәге колхозы баш агрономы;

Ф.Ш.Сәйфуллин (1936 елда туган) – сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, ТРның Дәүләт советы депутаты (1990-1995 елларда), РФнең Дәүләт думасы депутаты (1999–2003 елларда);

Н.М.Якупов (1927–2015) – ТАССРның атказанган агрономы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, 1965–1987 елларда «Эконом» колхозы рәисе (Татар Шуганы авылы).

Халык саны

1859 елда – 622,
1889 елда – 1200,
1910 елда – 1649,
1920 елда – 1672,
1926 елда – 1683,
1938 елда – 1204,
1949 елда – 868,
1958 елда – 861,
1970 елда – 855,
1979 елда – 746,
1989 елда – 594,
2002 елда – 582,
2010 елда – 544,
2015 елда – 522 кеше (татарлар).