Биографиясе

1931 елның 13 октябре, Белоруссия ССР, Витебск өлкәсе Городок шәһәре –2007 елның 25 июне, Казан.

Казан медицина институтын тәмамлагач, 1954 елдан Лениногорск шәһәрендәге медицина оешмаларында, 1962 елдан Казан медицина институтында (1995 елдан медицина университеты) эшли, 1987–1999 елларда 1 нче терапия кафедрасы мөдире.

Л.М.Рахлин, Л.А.Щербатенко шәкерте.

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни тикшеренүләренең төп юнәлеше – кардиология.

И.П.Арлеевский Казанда беренче булып (1966) терапия бүлекләрендә электроимпульс ысулы белән дәвалауны көндәлек гамәлгә кертә. Атеросклероз һәм йөрәк ритмы бозылган вакытта кандагы биоэлементларны өйрәнә, шул нәтиҗәләргә таянып (В.К.Безуглов белән берлектә), электроимпульс терапиясе ярдәмендә йөрәк ритмын нормаль эшләтү механизмнарының берсе – миокардның полярлашуы турындагы концепцияне беренче мәртәбә дәлилләп күрсәтә.

Бер гаиләдә һәм тумыштан килгән йөрәк ритмы бозылуын өйрәнә; дөнья әдәбиятында беренче булып Фредерикның гаилә синдромын тасвирлый (1988).

Хезмәтләре

Электроимпульсная терапия нарушений сердечного ритма. Казань, 1985.

Новые взгляды на механизм действия высоковольтного разряда конденсатора, используемого в терапии нарушений сердечного ритма // Тезисы докладов 12 международного конгресса по электрокардиологии. Минск, 1985.

Әдәбият

Профессор Игорь Перецевич Арлеевский // Казанский медицинский журнал. 1991. № 5.