- РУС
- ТАТ
ТАССР Халык Комиссарлары Советының 1923 ел 2 сентябрь карары нигезендә ТАССР Халык Комиссарлары Советы каршындагы (1925 елдан — Үзәк Башкарма Комитеты каршындагы) Югары физик культура советы буларак оештырыла; ТАССР Халык Комиссарлары Советының 1936 ел 2 ноябрь карары белән — ТАССР Халык Комиссарлары Советы (1946 елдан Министрлар Советы) каршындагы Физик культура һәм спорт эшләре комитеты, ТАССР Министрлар Советының 1953 ел 23 июнь карары белән ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгының физик культура һәм спорт бүлеге итеп үзгәртелә, ТАССР Министрлар Советының 1954 ел 16 апрель карары белән кабаттан ТАССР Министрлар Советының Физик культура һәм спорт комитеты итеп торгызыла, ТАССР Министрлар Советының 1959 ел 9 гыйнвар карары белән — ТАССРның Спорт җәмгыятьләре һәм оешмалары берлеге советы, ТАССР Министрлар Советының 1968 ел 18 декабрь карары белән — ТАССР Министрлар Советы каршындагы Физик культура һәм спорт комитеты, ТАССР Югары Совет Президиумының 1986 ел 17 июль Указы белән — ТАССРның (1992 елдан — Татарстан Республикасының) Физик культура һәм спорт буенча Дәүләт комитеты итеп үзгәртелә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 1996 ел 9 декабрь карары белән — Татарстан Республикасының Физик культура, спорт һәм туризм дәүләт комитеты.
Физик культура, спорт һәм туризм өлкәсендә тармакара һәм территориаль килештерү һәм көйләү эшләрен гамәлгә ашыра.
Үз эченә секретариатны, үзәк бухгалтерия, оештыру һәм туристлык бүлекләрен ала.
Дәүләт комитеты системасына Үзәк спорт клубы; Спорт сарае; фехтование, футбол («Рубин»), көрәш («Батыр»), стендка ату, алкалы хоккей буенча республика махсус олимпия резервы балалар-яшүсмерләр мәктәпләре; Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге үзәк махсус олимпия резервы балалар-яшүсмерләр шахмат мәктәбе; «Маяк» уку-укыту спорт базасы (Яшел Үзән шәһәре) һәм башкалар керә.
Татарстан Республикасы Президентына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм РФнең физик культура һәм туризм буенча дәүләт комитетына буйсына.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2001 ел 11 май карары нигезендә гамәлдән чыгарыла, вазифалары Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына тапшырыла.
Рәисе — Х.М.Мортазин (1986–2001 еллар).
Автор – Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.