Биографиясе

1906 елның 23 декабре, Самара губернасы, Бөгелмә өязе (хәзерге Чирмешән районы) Мордва Афонькәсе авылы — 1937 елның 24 феврале, Арчена шәһәре, Испания.

15 яшендә ятим кала, балалар йортында тәрбияләнә.

1923 елдан Кызыл Армиядә.

Тула хәрби-пехота мәктәбен (1926), Ленинград бронетанк курсларын (1932) тәмамлый.

1 нче Казан укчы дивизиясенең комендант ротасы взводы командиры.

1936–1937 елларда Испаниядә гражданнар сугышында катнаша (танк ротасы командиры).

Теруэль шәһәре өчен барган сугышта батырлык күрсәтә. Хәрәкәтсез калган танктан торып 8 сәгать дәвамында дошман белән сугыша. Харам елгасы янындагы сугышта, танкы сафтан чыгарылгач, шәхси коралыннан ут ачып, үз отрядына барып кушыла. Алган яраларыннан барлыкка килгән столбняктан вафат була.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

Герой бюсты Чирмешән авылындагы Геройлар Аллеясында урнаштырыла, мемориаль такта Мордовское Афонькино авылы мәктәп фасадына куела. Аның исеме белән Саранск шәһәрендәге бульвар, Мордовское Афонькино авылындагы урам атала.

Әдәбият      

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С.176;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2023. Т. 3. С. 617, 621, 636.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина