Чыгышы — Көньяк-Көнчыгыш Азия.

Татарстан территориясендә киң таралган төр. Торак һәм хуҗалык каралтыларында (подвал, терлек торакларында, сарай, амбарларда) яши. Җәен еш кына бакчаларга, ташландык урыннарга, кырларга күчә һәм анда вакытлы өннәр ясый.

Гәүдәсенең озынлыгы 25 см га, авырлыгы 500 г га җитә. Койрыгы гәүдәсенә караганда кыскарак (гәүдәсенең уртача 75% ы кадәр). Гәүдәсе тыгыз, танавы җәенке һәм киң. Колак яфрагы зур түгел. Аркасы ачык җирәннән кара-сары-коңгырт төскә күчә. Корсагы аксыл, йонының төбе кара. Күбесенчә эңгер-меңгердә һәм төнлә актив. Гадәттә, төркем булып яшиләр. Уңай шартлар булганда, ел әйләнәсе үрчиләр. Буазлык чоры 20–23 көн дәвам итә. Уртача 7–8 бала китерә. Җенси яктан 3,5–4 айда җитлегә.

Кырчылык, терлекчелек тармакларына, ашлык амбарларына зур зыян китерә.

Күп кенә йогышлы авыруларны (шул исәптән түләмә, бруцеллез, ашказаны-эчәк инфекцияләре) таратучы.