Гыйләҗев И.А. (идея, сценарий авторы, алып баручы). Кави Нәҗми. 2022

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1901 елның 2 (15) декабре, Сембер губернасы, Курмыш өязе Кызыл Атау авылы – 1957 елның 24 марты, Казан.

1919 елда К.Нәҗми Сембердә педагогик курслар, 1922 елда Мәскәүдә Югары хәрби педагогика институтын тәмамлый.

Гражданнар сугышында катнаша.

1927 елдан 6 нчы Берләштерелгән татар-башкорт (хәрби) командирлар мәктәбе укытучысы һәм комиссары, бер үк вакытта, 1928–1933 елларда, «Кызылармеец» газетасы җаваплы мөхәррире, 1933–1934 елларда «Совет әдәбияты» журналы мөхәррире.

ТАППны оештыручы һәм җитәкчеләреннән берсе.

1932 елда ТАССР Язучылары берлеген оештыру комитетында. Соңыннан берлек эшендә актив катнаша.

1934 елда Беренче Бөтенсоюз язучылар съездында чыгыш ясый, Берлек идарәсенә сайлана.

1934–1937 елларда ТАССР Язучылар берлеген җитәкли.

1937 елларда хәрби контрреволюцион фетнә әзерләүдә гаепләнә, репрессияләнә; 1939 елның декабрендә азат ителә, аклана.

К.Нәҗми Ф.Кәримне аклауга күп көч куя.

1942–1945 елларда ТАССР Халык комиссарлары советы каршындагы Радиофикация һәм радиотапшырулар буенча Татарстан рескомының агитация һәм пропаганда бүлеген җитәкли, 1947–1949 елларда «Совет әдәбияты» журналы редакциясендә.

1954 елда Икенче Бөтенсоюз язучылар съездында татар әдәбияты турында доклад ясый.

1947–1957 елларда ТАССР Югары Совет депутаты.

Иҗаты

1912 елда «Көз» исемле беренче шигырен яза, М.Кольцовның «Лес» («Урман») шигырен татар теленә тәрҗемә итә.

1918 елда К.Нәҗми тырышлыгы белән туган авылында «Безнең иҗат» исемле кулъязма журнал чыга башлый (1941 елга кадәр чыга).

1918 елдан соң шигырьләре матбугат битләрендә күренә башлый. Беренче җыентыклары – «Өермәләр» (шигырьләр), «Кабыргасы белән тора» (шигырьләр һәм хикәяләр) 1925 елда чыга.

К.Нәҗминең бу чор поэзиясе стиль, образларның үзенчәлеге, яңа шигъри формалар (кара: Имажинизм) эзләү белән аерылып тора.

Автор чорга аваздаш актуаль социаль-әхлакый проблемалар күтәрә, аның шигырьләре, поэмалары үткәннәрне инкарь итү рухы белән сугарылган.

К.Нәҗминең тәүге прозасына да новаторлык хас. Тематикасы – борылыш чорында татар авылы язмышы, халыклар дуслыгы, интернационализм. Геройлары – гаделлек нигезендә яңа җәмгыять төзү хыялы белән янучы солдатлар һәм матрослар, эшчеләр һәм крәстияннәр. «Шобага» (1926), «Иң соңгысы» (1927), «Миңлебикә кодагыйның кайгысы» (1927) хикәяләрендә, «Яр буендагы учаклар» (1928), «Якты сукмак» (1929) һәм башка повестьларында революция вакыйгалары, Гражданнар сугышы, социализм төзү күренешләре чагылыш таба.

Социаль-икътисади формация алмашыну белән бәйле катлаулы һәм каршылыклы иҗтимагый процессларны анализлап, язучы мәңгелек темаларга – иске белән яңаның, яхшы белән яманның көрәше темаларына мөрәҗәгать итә. Аның әсәрләре хәрәкәткә бай, җанлы сюжет сызыклары, көчле, истә калырлык характерлар, татар теленең сәнгать чараларыннан оста файдалану белән аерылып торалар. К.Нәҗми прозасы ул чор әдәбиятында хөкем сөргән вульгар социологизм тәэсиреннән дә азат түгел.

Бөек Ватан сугышы елларында К.Нәҗми күбрәк публицистика жанрында эшли. Аның мәкаләләрендә, очеркларында («Азатлык сугышы», 1941; «Намус эше», 1943; «Гани Сафиуллин», 1944) халыкларны берләшергә чакыру яңгырый, совет кешеләренең немец илбасарларыннан мораль-психологик өстенлеге ассызыклана.

Сугыш еллары поэзиясе («Хәят апа», 1941; «Фәридә», 1944, композитор М.А.Юдин тарафыннан шул ук исемдә опера языла) ватанпәрвәрлеккә, Ватанга һәм сугышчы бурычына тугрылыкка мәдхия җырлый. Ул «Ватан сугышы фронтларындагы улларына татар халкыннан хат»ның (март, 1943) оештыручысы һәм авторларыннан берсе була.

К.Нәҗми – татар милләтеннән булган Советлар Союзы геройларының батырлыклары турындагы «Батырлар китабы»ның (1945) мөхәррире һәм төзүчесе. М.Җәлил исемен аклау мәсьәләләрен хәл итүдә катнаша (КПСС Үзәк Комитетына һәм СССР Югары Советына аның исемен аклауны сорап мөрәҗәгать итә); «Моабит дәфтәре»нең рус теленә сүзгә-сүз беренче тәрҗемәсен эшли.

Язучының 1928 елда яза башлаган «Язгы җилләр» (1949; СССР Дәүләт бүләге, 1951) тарихи-революцион романы – социалистик реализмның классик әсәре. Әсәр чынлыкта булган вакыйгаларга нигезләнгән, яза башлар алдыннан К.Нәҗми озак кына архив материаллары белән эш итә. Хикәяләү үзәгендә – зур татар гаиләсенең тарихы. Геройлар язмышы киң тарихи җирлектә күрсәтелә; алар революция вакыйгаларында, соңрак социализм нигезләрендә яңа тормыш төзүдә катнашалар.

Роман күпмилләтле совет әдәбиятының зур казанышы дип бәяләнә, 26 телгә тәрҗемә ителә. Бәхәссез югары сәнгати дәрәҗәсенә карамастан (гади эшчеләрнең тормышын күрсәтү, аларның психологиясен ачу, хезмәт батырлыгы, сыйнфый көрәш, интернационализм темалары), әсәргә күпмедер дәрәҗәдә ясалмалык, схематизм хас.

«Язгы җилләр» романының дәвамы буларак, «Тирән агым» язылырга тиеш була. Автор роман өстендә гомеренең соңгы елларына кадәр эшли, ләкин төгәлләргә өлгерми.

К.Нәҗми – балалар өчен йомшак лирика, нечкә юмор белән сугарылган шигырьләр авторы.

Рус теленнән татар теленә А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, И.А.Крылов, А.А.Блок, С.Я.Маршак, А.И.Безыменский һәм башкаларның әсәрләрен тәрҗемә итә.

Бүләкләре

К.Нәҗми – СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1951).

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

К.Нәҗми яшәгән йортка мемориаль такта куела.

Әсәрләре

Әсәрләр: 4 томда. Казан, 1981–84.

Әдәбият

Кашшаф Г. Кави Нәҗми // Совет әдәбияты. 1947. № 2–3.

Гиззатуллин Н. Кави Наджми. Казань, 1957.

Нежметдинов Т. Течения и водовороты жизни // Казань. 2000. № 10.

Фаттахов Р. Кави Наджми. Личность и эпоха // Татарстан. 2001. № 10.

Сильнее смерти и страха жизни: история любви: документы, письма, стихи. Казан, 2004.

Авторлар: Р.Ә.Фәттахов, Т.К.Нәҗметдинов

Әсәрләр: 4 томда. Казан, 1981–84.