И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Муса Җәлил. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1906 елның 2 (15) феврале, Оренбург губерниясе Мостафа авылы – 1944 елның 25 августы, Плетцензее, Берлин. 

1914–1919 елларда Оренбург шәһәрендә «Хөсәения» мәдрәсәсендә, 1919–1924 елларда Татар халык мәгарифе институтында укый.

1925–1927 елларда Оренбург, Орск шәһәрләрендә ВЛКСМ (Всесоюзный Ленинский Коммунистический Союз молодежи) өяз комитетларында инструктор булып эшли.

1927–1938 елларда Мәскәүдә яши.

1928 елдан – «Кечкенә иптәшләр», 1929 елдан – «Октябрь баласы» журналларының җаваплы мөхәррире, бер үк вакытта Мәскәү университетында укый (1927–1931).

1933 елдан «Коммунист» газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлеге, 1935 елдан Мәскәүдәге Татар опера студиясенең әдәбият бүлеге мөдире. 1939–1941 елларда ТАССР Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркәтибе.

Иҗаты

1919 елда «Кызыл йолдыз» газетасында беренче шигырьләрен бастыра.

«Барабыз» исемле тәүге шигъри җыентыгы 1925 елда Казанда дөнья күрә.

1920 еллардагы иҗатында революция һәм Гражданнар сугышы героикасына дан җырлый («Үткән юллар» поэмасы, 1924–1929), социализм төзүче гади кешеләрнең романтик образларын («Орденлы миллионнар», 1934; «Хат ташучы», 1938, җыентыклары 1940 та басыла) тудыра.

1930 елларда, романтик шартлылыктан һәм Шәрык метафораларыннан ваз кичеп, яңа реалистик төсмерләр таба; иҗатында психологизм һәм эмоциональлек көчәя. Г.Тукайга ияреп язудан һәм гаруз ритмикасын файдаланудан башлап, Җәлил әкренләп Һ.Такташ шигъриятенә һәм халык силлабик шигыренә хас булган тоник үлчәмгә күчә.

Ул – популяр җырлар, романс һәм либреттолар авторы (шул исәптән «Алтынчәч» операсы, СССР Дәүләт бүләге, 1948).

Җәлил иҗаты лозунгка корылган, ачык публицистик поэзиядән («Бәхет», «Ил халкына») башлап, тасвирлы, эмоциональ поэтик сөйләм («Чишмә», «Сагыну») юнәлешендә үсә.

Аның әсәрләре арасында балалар өчен булган гади шигырьләр дә, көн кадагына сугып язылган поэтик репортажлар да, шигъри фельетоннар да бар.

Г.Кутуй, К.Нәҗми, Һ.Такташ, Х.Туфан һәм башка яшь шагыйрьләр белән бергә Җәлил 1920–1930 еллардагы новаторлык эзләнүләрдә катнаша.

Бөек Ватан сугышы елларында

Сугыш елларында М.Җәлил – 2 нче удар армиянең «Отвага» газетасы хәбәрчесе.

1942 елның июлендә авыр яраланып әсирлеккә эләгә; Польша, Балтыйк буе, Германиядәге фашист лагерьларында була. Әсирлектә вакытта Г.Кормаш төзегән, татар хәрби әсирләреннән торган яшерен төркем эшчәнлегендә катнаша, аның идея рухландыручысына әверелә.

Бу төркем йөкләмәсе белән Җәлил татар хәрби әсирләрен «Идел-татар легионы»на тарту максатында пропаганда эшен алып бару өчен немецлар тарафыннан төзелгән «Tatarische Mittelstelle» («Татар арадашлыгы», Берлин) оешмасында эшли; анда легионга көчләп кертелгән хәрби әсирләр арасында мәдәни-агарту, гитлерчыларга каршы җимерү эшләре алып бара (кара «Җәлилчеләр төркеме»).

Яшерен оешмада катнашкан ун иптәше белән бергә фашистларның Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелә.

Җәлилнең сугыш еллары иҗаты хәрби-патриотик лирика үрнәге булып тора («Окоптан хатлар», 1944). Ул әсирләр лагеренда да, үлемгә хөкем ителгәннән соң елдан артык утырган Моабит төрмәсендә дә язудан туктамый.

Аның шигырьләре антифашистик листовкалар белән бергә яшерен оешма әгъзалары арасында кулдан-кулга күчеп йөри.

Моабит дәфтәре

М.Җәлил тарафыннан 1942–1944 елларда, күбесенчә Моабит (Берлин) төрмәсендә үлем көткәндә язылган шигырьләр циклы.

93 шигырь теркәлгән 2 блокнот сакланган. Гарәп графикасында язылган беренче блокнотны төрмәдән әсир сугышчы Г.Шәрипов алып чыга. Ул аны Франция Каршылык хәрәкәтендә катнашкан Н.Терегуловка бирә. Терегулов блокнотны 1946 елның мартында СССРга алып кайта.

Латин графикасында язылган икенче блокнотны шагыйрьнең камерадашы, Бельгия Каршылык хәрәкәтендә катнашкан А.Тиммерманс алып чыга. 1947 елның язында совет консуллыгы аны Брюссельдән Казанга җибәрә.

Ул елларда М.Җәлил исеме тыелган була. СССР КГБсы шагыйрьне гаепләп эш ача, аңа сатлыкҗан исеме тагыла. Тик И.В.Сталин үлгәннән соң гына, И.Френкель тәрҗемәсендә шагыйрьнең берничә шигыре «Литературная газета»да (1953 елның 25 апреле) басылып чыга.

Шигырьләр тулысынча татар телендә 1953 елның ахырында «Моабит дәфтәре» исеме белән (Г.Кашшаф редакциясендә) дөнья күрә.

«Моабит дәфтәре» циклы – Бөек Ватан сугышы еллары татар поэзиясенең иң зур казанышларыннан берсе. М.Җәлил шигъри сүзне гражданлык яңгырашы белән баета, татар поэзиясенә героик пафос алып килә («Җырларым», «Алман илендә», «Ышанма» һ.б.).

« Моабит дәфтәре»ндә шулай ук лирик, юморга корылган шигырьләр һәм балладалар да урын алган.

Бу дәфтәрләр совет халкының чыдамлыгы һәм батырлыгы, бөек Җиңүнең ни бәрабәренә яулап алынуы хакында сөйләүче җан тетрәткеч документ булып торалар. Бер үк вакытта төрле жанрда һәм стильдә язылган ул шигырьләрне югары поэзия дип тә атап була. Аларда эчке культура, шигъри каләмнең ныклыгы, тирән милли нигез бар.

«Моабит дәфтәре»ндә якынлашып килүче үлемне көтеп яшәгәндә кеше гомеренең ни дәрәҗәдә кыйммәт булуын аңлау таң калдыра. Циклның асылын яхшылык белән явызлык, яшәеш белән үлем арасындагы мәңгелек көрәш тәшкил итә. «Серле йомгак», «Вәхшәт» шигырьләрендә шагыйрь фашизмның бөтен тереклек дөньясына дошман булуын күрсәтә; аның өчен «фашизм» һәм «үлем» төшенчәләре янәшә тора. Соңгы шигырьләре – Ватан сакчылары батырлыгына гимн.

«Моабит дәфтәре» күп тапкырлар татар һәм рус телләрендә басыла, 60 тан артык чит телгә тәрҗемә ителә.

Рәссам В.П.Аршинов, «Моабит дәфтәре» мотивларына нигезләнеп, югары сәнгати цикл иҗат итә.

Татар композиторлары (С.Сәйдәшев, Р.Яхин, З.Хәбибуллин) «Моабит дәфтәре» шигырьләренә җырлар язалар.

Цикл поэтикасының йогынтысы Р.Фәйзуллин, Р.Харис, И.Юзеев иҗатларында сиземләнә.

«Моабит дәфтәре»нең төп нөсхәсе ТР Милли музеенда саклана, һәр елда шагыйрьнең туган көнендә экспозиция оештырыла.

Мирасы

Муса Җәлилнең шигъри мирасы күпмилләтле совет әдәбиятының аерылгысыз бер өлешен тәшкил итә. Татар поэзиясенең гражданлык яңгырашын ул героик мотив белән яңартты һәм баетты.

Җәлил совет чоры татар поэзиясенә лирик шагыйрь буларак та, җыр текстлары язучы буларак та, зур лироэпик поэмалар авторы буларак та үзеннән зур өлеш кертә.

«Моабит дәфтәре» циклы дистәләрчә мәртәбә рус, татар телләрендә басылып чыга, башка телләргә тәрҗемә ителә.

Муса Җәлил. Шагыйрьнең әйләнеп кайтуы. 2009

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе

Истәлеге

1968 елда Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендә бүләге булдырыла (1997 елдан Муса Җәлил исемендә Республика бүләге).

1966 елда Казанда Җәлилгә һәйкәл куела (сынчы В.Е.Цигаль, архитектор Л.Г.Голубовский).

1970 елда Минзәләдә шагыйрьнең мемориаль музее, ә 1983 елда Казанда музей-фатиры ачыла.

Бүләкләре

Советла Союзы герое (1956).

«Моабит дәфтәре» циклы өчен Ленин бүләге (1957).

Әсәрләре

Әсәрләр: 5 томда. Казан, 2006.

Избранные произведения. Л., 1979.

Әдәбият

Юзиев Н. Муса Җәлил поэмалары. Казан, 1960.

Кашшаф Г. Муса Җәлил. Казан, 1961.

Муса Җәлил турында истәлекләр. Казан, 2006.

Мустафин Р. По следам оборванной песни. М., 1974.

Мустафин Р. Муса Джалиль. Жизнь и творчество. Довоенный период. Казань, 1986.

Автор – Р.Ә.Мостафин