Биографиясе

1834 елның 17 ноябре, Казан губернасы Ядрин шәһәре – 1897 елның 9 июне, Таврия губернасы Алушта шәһәре.

Казан геология фәнни мәктәбенә нигез салучы.

А.М.Бутлеров шәкерте.

Казан университетын тәмамлый (1861 ел), шунда ук минералогия музее хезмәткәре, геология кабинеты мөдире, геогнозия һәм палеонтология кафедралары профессоры.

1862–1864 елларда Алмания, Италия, Франция, Швейцариядә стажировка үтә.

1871 елда, П.Ф.Лесгафтның эштән алынуына протест йөзеннән, Новороссия университетына (Одесса шәһәре) күчә, анда минералогия кафедрасын җитәкли һәм университетның ректоры була (1877–1881 еллар).

Фәнни эшчәнлеге

Россиядә беренчеләрдән булып «фация» терминын куллана һәм фациаль анализның төп законнарын формалаштыра (1868 ел).

Үзенең хезмәтләрендә Пермь системасы һәм аның чикләре турындагы бәхәсле фикерләрне ныгыта, беренче мәртәбә Пермь утырмасында өч катлам (хәзерге Уфа, Казан һәм Татар яруслары) булуын күрсәтә, цехштейн диңгез утырмаларының Вятка һәм Пермь губерналарындагы комлы-балчыклы токымнарга күчүен билгели һәм теоретик нигезли, Рус плитәсе тектоникасын өйрәнүгә нигез сала.

Утырма катламнар стратиграфиясен өйрәнү нигезендә Н.А.Головкинский геологик горизонт, Җир кабыгының тирбәнү хәрәкәтләре турында ачык төшенчәләр кертә, борынгы диңгезләрнең трансгрессия һәм регрессияләрен бәйли (Головкинский законы), елга террасалары һәм рельефның хәзерге башка формалары барлыкка килүне алар белән бәйли (Головкинский кагыйдәләре).

Җир асты суларының барлыкка килүе һәм режимы турында берничә оригиналь фикер әйтә.

Стационар режимлы гидрогеологик станция корылмасы кирәклеген теоретик нигезли. Кырымда, соңыннан Россиядә аның исемен йөртүче беренче артезиан обсерватория оештыра, Кырым сугышында катнаша.

Бүләкләре

Андреев тасмалы истәлекле бронза медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

Фән өлкәсендәге дөньякүләм тәкъдир ителерлек хезмәтләре өчен Халыкара геология конгрессның 7 нче сессиясендә (СПб., 1897) катнашучылар акчасына Н.А.Головкинскийга һәйкәл куела (1900, Кырымдагы Никита ботаника бакчасы янында).

Кырымдагы шарлавык аның исемен йөртә (Алушта шәһәреннән төньяк-көнбатыштарак).

Хезмәтләре

О кремнекислых соединениях. Казань, 1861;

О послетретичных образованиях по Волге, в её среднем течении // Уч. зап. Казан. университета. 1865. Т.1, вып. 5/6;

О находке в Ядринском уезде полного скелета мамонта // Изв. Казан. университета. 1867. Вып. 6;

Древние останки человека в Казанской губернии // Тр. 10-го съезда русских естествоиспытателей. СПб., 1868;

О пермской формации центральной части Камско-Волжского бассейна. СПб., 1868;

Щёлочно-железные воды близ г.Курска // Тр. Об-ва естествоиспытателей природы при Харьковском университете. 1871. Т. 25;

Мысли о прошедшем и будущем нашей планеты // Зап. Новороссийского университета. 1876. Т. 14;

Заметки читателя на статью А.М.Бутлерова «Четвёртое измерение и медиумизм» // Рус. вестн. 1878. Т. 136;

Наблюдения над осадками в почве. Симферополь, 1896.

Әдәбият

Лагорио А.Е. Памяти Н.А.Головкинского // Ежегодник по геологии и минералогии России. СПб., 1897. Т. 2;

Прендель Р.А. Памяти Н.А.Головкинского // Зап. Крымского горного клуба. 1897. № 12;

Сократов Г.Н. Из истории русской геологии второй половины XIX в. // Зап. Ленинградского горного института. 1949. Т. 15–16;

Игнатьев В.И. К столетию труда Н.А.Головкинского «О пермской формации центральной части Камско-Волжского бассейна» // Геология Поволжья и Прикамья. Казань, 1971;

Романовский С.И. Н.А.Головкинский. Ленинград, 1979.

Автор – Н.Л. Фомичёва