Биографиясе

1893 елның 29 июне, Тамбов губернасы, Лебедянск өязе Гудово авылы – 1983 ел, Воронеж шәһәре. Чыгышы белән татар.

Казан ветеринария институтын тәмамлый (1918). Профессор Л.А.Третьяков шәкерте.

Омск ветеринария институтын оештыруда катнаша, 1919–1945 елларда анатомия кафедрасы мөдире, профессор (1924), бер үк вакытта 1925 елдан институт директоры урынбасары була; анатомия музеен оештыра.

1945–1947 елларда Мәскәү хәрби ветеринария академиясендә эшли. 1947–1950 елларда Белоцерковь авыл хуҗалыгы институты директоры урынбасары.

1950 елдан Мәскәү ит һәм сөт сәнәгате технология институтында анатомия кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Төп хезмәтләре кан һәм лимфа әйләнеше системасы, хайваннарның сизү органнары, нерв системасы, төньяк боланы анатомиясенә карый.

Хайваннар анатомиясе дәреслекләре авторы.

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1952). Кызыл Йолдыз, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Анатомия северного оленя. Л., 1939.

Анатомия домашних животных. М., 1955 (автордаш).

Анатомия домашних животных. М., 1962.

Анатомия и физиология сельскохозяйственных животных. М., 1965 (автордаш).

Әдәбият

Казанский ордена Ленина ветеринарный институт им. Н.Э.Баумана. Казань, 1993.