- РУС
- ТАТ
күпчелек авыл хуҗалыгы культураларының үсешенә начар тәэсир итүче туфракның артык ачылыгын бетерү өчен туфракка известьле ашламалар кертү; ачы туфракларны химик мелиорацияләү ысулы
Туфракның сеңдерү комплексының водород һәм алюминий ионнарын известьле ашламаларның кальций һәм магний ионнарына (известьле һәм доломит оны, акбур, мергель, күл известе, сәнәгать калдыклары — дефекат, цемент тузаны, сланец көле һ.б.) алыштыруга нигезләнә, нәтиҗәдә туфракның ачылыгын актив һәм потенциаль формада нейтральләштерү бара. Бу файдалы микроорганизмнарның тереклек эшчәнлеген көчәйтүгә һәм туфракны үсемлекләр өчен кирәк булган туклыклы матдәләр белән баетуга, аның физик үзенчәлеген яхшыртуга, органик һәм минераль ашламаларның нәтиҗәлелеген күтәрүгә ярдәм итә.
Татарстанда 1960 еллар ахырыннан, авыл хуҗалыгын химияләштерүне көчәйтүгә бәйле, известьләүнең күләме кискен арта. 1967–1970 елларда якынча 600 мең га, 1971–1975 елларда 1,5 млн га ачы туфрак известьләнә. Шул елларда туфракны известьләүнең фәнни нигезләрен һәм гамәли алымнарын эшләү өчен Үзәк авыл хуҗалыгы агрохимик хезмәт күрсәтү институтының Казан филиалы булдырыла, 1985 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгын химияләштерү фәнни-тикшеренү һәм проектлау-технология институтының Идел-Вятка филиалы итеп үзгәртелә. Басудагы тәҗрибәләрнең нәтиҗәләрен гомумиләштерү процессында туфракны известьләүнең аграр һәм икътисади нәтиҗәсе ачыклана, конкрет регионнар өчен туфрак тибын, аның механик составын, ачылыгын һәм башка үзенчәлекләрен исәпкә алып, известьле ашламалар кертүнең нормасы билгеләнә. Лизиметрик тикшеренүләр сөрүле җирләрдән кальций һәм магнийның югалу күләмен ачыкларга, аларга тәэсир итүче факторларны билгеләргә һәм беренче булып игенчелектә карбонатлар балансын төзергә мөмкинлек бирә.
Известьләүнең заманча теориясе туфракка известьле ашламалар кертү юлы белән культуралар өчен туфрак реакциясен нейтраль һәм шуңа якын (рН 5,6–6,5) итүгә һәм шулай саклауга нигезләнә. ТРда туфракны известьләү — кәсле-көлсу һәм соры урман туфракларын, селтесезләнгән һәм көлсуланган кара туфракларның уңдырышлылыгын арттыруда мөһим чара. 1980 еллар ахырында Россиядә беренче тапкыр буларак известьләүнең 5 еллык циклына күчү һәм ел саен бу эшләрне 300–350 мең га да башкару (1990 еллар ахырыннан күләме 210–180 мең га кадәр кими) гамәлгә ашырыла. Матди-техник база булдырыла («Татагрохимсервис» АҖ бүлекчәсе). Республикада җирле известьле ашламалар чыгару буенча 34 карьер эшли, елына якынча 2 млн т чыгарыла. Ашлама кертү нормасы (СаСО3 т/га): туфракны известьләү мелиорация вакытында — 4–10, шул хәлдә тоту өчен (туфракта рН 5,6–5,8) — 3–6.
Кертелгән известьнең һәр тоннасы басу чәчү әйләнешендә 1,5–2 т өстәмә уңыш алуны тәэмин итә; туфракны известьләү чыгымнары 3–4 елда каплана.
Мещанов В.Н. Известкование кислых почв. М., 1982;
Рекомендации по известкованию кислых почв в Татарской АССР. К., 1986.
Авторлар — Ф.Г.Борһанов, Е.И.Ломако
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.