Татарстан Республикасының хәзерге Менделеевск районы территориясендә, Кизнер тимер юл станциясеннән – 51 км, Алабуга пристаненнан 21 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Алабуга районы Яңа Гришкино авыл советы, 1935 елдан – Бондюг районы Яңа Гришкино авыл советы, 1963 елдан Алабуга районы Бөрешле авыл советы составында.

Халык саны – 596 кеше (1930 ел, керәшен татарлар), 370 кеше (1939 ел, керәшен татарлар), 208 кеше (1956 ел, керәшен татарлар), 125 кеше (1963 ел, керәшен татарлар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.