Биографиясе

? – 1506.

Нурдәүләт хан улы. Атасы вафатыннан соң тәхеткә утыра. 1491 елдан Казан ханы Мөхәммәдәмин һәм Кырым ханы Миңлегәрәй белән бергә Олы Урданың дала як олысларына яу чабуда катнаша.

Сатылган дәверендә Касыйм ханлыгы сәяси мөстәкыйльлеген чагыштырмача саклый, Рязань кенәзлеге җирләреннән табыш, Мәскәүдән бүләкләр һәм түләүләр ала. Казан белән сугыш вакытында (1505–1507) рус гаскәрендә татар атлы полкы белән җитәкчелек итә, Мөхәммәдәмин гаскәренең Муром шәһәренә һөҗүмен кире кайтара.

Әдәбият

Вельяминов-Зернов В.В. Исследование о касимовских царях и царевичах. СПб., 1863–64. Ч. 1–2.

Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. Казан, 1923.

Автор – И.Л.Измайлов