Эчтәлек

Мөхәммәд пәйгамбәрнең хатыны Гайшә һәм аның беренче хатыны Хәдичәдән туган кызы Фатыйма белән тиңләштерелә. Кайбер чыганакларда алар икесе бер шәхес буларак күзаллана.

Алар шифалы кулларга ия булган дип фаразлана. Бу караш түбәндәге сихерләү-әйтемдә чагылган: «Минем кулым түгел, Гайшә-Батман кулы».

Күп кенә ислам илләренең халык авыз иҗатында Гайшә-Батман, Гайшә-Фатыйма ислам нуры таратучылар булып саналалар.

Чуаш фольклорында алар капма-каршы образга – явыз рухлар башлыгы Ашапатманга, алтын тәхеттә утыручы, алтын йөзле, бер күзле, бер тешле һәм башында бер бөртек кенә чәче булган карчыкка әверелгән.

Әдәбият

Надиров И. Татар халкының йола поэзиясе, уен җырлары, бию такмаклары // Татар халык иҗаты: Йола һәм уен җырлары. Казан, 1980;

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991;

Егоров Н.И. Чувашская мифология // Культура Чувашского края. Чебоксары, 1995.

Автор – Ф.И.Урманчеев.