Чын исеме һәм фамилиясе – Кашшафетдинов Миргази.

Биографиясе

1907 елның 15 апреле, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе Яңа Арсланбәк авылы – 1975 елның 9 декабре, Казан.

Шәрекъ педагогия институтын тәмамлаганнан соң (1929), укытучы булып эшли.

1937–1942 елларда Татарстан китап нәшриятында (Татгосиздат), 1942–1945 елларда «Совет әдәбияты» журналында; 1945–1947 елларда ТАССР Язучылар берлегендә референт-консультант, 1947–1950 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1950–1958 елларда «Казан утлары» журналында баш мөхәррир.

1961 елдан Казан университетында.

Фәнни эшчәнлеге

Милли театр мәсьәләләренә, татар язучылары (Г.Тукай, Г.Камал, М.Гали, Ш.Камал, Ә.Фәйзи, К.Нәҗми, М.Галәү һ.б.) иҗатына караган мәкаләләр белән чыгышлар ясый, урта мәктәп өчен хрестоматияләр төзүдә катнаша.

М.Җәлил иҗатын һәм тормышын өйрәнә: «Моабит дәфтәре»нә фәнни искәрмәләр яза, шагыйрьнең әсәрләрен басмага әзерләгәндә текстологик яктан эшкәртә, аның фотоальбомын төзи, шагыйрь турында замандашларының истәлекләр җыентыгын әзерли (Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге бүләге).

Повестьлар һәм хикәяләр авторы.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Күңел көзгесе. Казан, 1975.

Муса Джалиль. Казань, 1961.

По завещению Мусы Джалиля. Казань, 1984.

Әдәбият

Ахунҗанов И. Остаз // Художник һәм аның сүзе. Казан, 1978.

Юзиев Н. Фидакарьлек // Әдәбият хәзинәләре. Казан, 1978.