Тарихы

1680 елдан мәгълүм.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, бүрек тегү-тегүчелек кәсепчелеге таралган була.

XX йөз башында авылда мәчет (1863 елда төзелә), су тегермәне, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1299,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Елыш волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Саба, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән – Теләче районында.

Хәзер – Иске Җөри авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Ирек» колхозы оештырыла. 1951 елдан Тукай исемендәге колхозда (үзәк утары – Иске Җөри авылы, шулай ук Олы Тиләҗе, Яңа Җөри, Орымширм авыллары да керә), 1960 елда. Муса Җәлил исемендәге колхозга үзгәртелә, 1994–2005 елларда Муса Җәлил исемендәге күмәк предприятие эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Башлангыч мәктәп (2013 елдан Иске Җөри урта мәктәбе филиалы), мәдәният йорты (бина 2016 елда төзелә), китапханә (1966 елдан, 1978 елдан яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1994 елдан), шулай ук төзекләндерелгән «Юлчы» һәм «Нурия» чишмәләре бар.

Мәдәният йорты каршында «Мирас» театр, «Миләшкәй» фольклор (икесе дә – 2021 елдан) коллективлары эшли.

Күренекле кешеләре

Г.Г.Кәримова (1938 елда туган) – сыер савучы, Социалистик Хезмәт Герое, СССР Дәүләт бүләге лауреаты, Үзәк поселогындагы бер урамга аның исеме бирелгән.

Халык саны

1782 елда – 77 ир-ат;
1859 елда – 462,
1897 елда – 577,
1908 елда – 615,
1920 елда – 577,
1926 елда – 510,
1938 елда – 512,
1949 елда – 218,
1958 елда – 296,
1970 елда – 333,
1979 елда – 264,
1989 елда – 212,
2002 елда – 202,
2010 елда – 180,
2020 елда – 184 кеше (татарлар).