Эчтәлек

XIX йөзнең соңгы чиреге – XX йөзнең 1 нче чиреге, хәзерге Әлмәт районы Иске Баграж-Елховой авылы.

Зәбир бине Касук эшләгән кабер ташларының берсе Иске Баграж-Елховой авылы зиратында саклана. Ул 1916 елда Минһаҗетдин Гыйсметдин улы каберенә куелган. Кабер ташы ак таштан әзерләнгән, турыпочмаклы плитә (үлчәмнәре 60×36×15 см) ярымтүгәрәк дуга белән очланган, алгы ягына – Аллаһка багышлау һәм мәрхүмне җирләү вакыты турында мәгълүмат, артында вафат булучы белән ташка язучы останың исемнәре уелган.

Истәлек татар телендә, гарәп язуының сөлес ысулы белән һәм тирән итеп уеп язу техникасында башкарылган. Бизәкләр кулланылмаган. Мәрхүмнең туу һәм үлү еллары һиҗри һәм милади ел исәпләрендә гарәп саннары б-н күрсәтелгән. Текст уйма кыса эченә алынган.

Әдәбият

Әхмәтҗанов М. Үлгәннәрнең каберен бел: Әлмәт төбәге эпиграфик истәлекләре. Казан, 2000.

Автор – М.И.Әхмәтҗанов