- РУС
- ТАТ
геолог, ТР Дәүләт бүләге лауреаты (1998), геология-минералогия фәннәре кандидаты (1956), ТРның атказанган геологы (1996), РФнең мактаулы җир асты байлыклары разведчигы (2005)
1928 елның 2 апреле, Иваново өлкәсенең Лух районы Панинский авылы — 2010 елның 4 феврале, Казан.
Казан университетын тәмамлый (1951). 1955 елдан ЦНИИгеолнерудта, тау-техник чимал геологиясе бүлеге мөдире (1995 елдан), әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (2006 елдан).
Хезмәтләре файдалы казылмалар чыганаклары геологиясенә карый. Шишкин доломитлардан сәнәгать күләмендә магнезия беркеткечләрен җитештерү мөмкинлеген, ТРда гипс һәм карбонат токымнарының чимал базасы үсешенең киләчәген нигезли.
Мәрмәр ониксы чыганагын беренче булып ачучыларның берсе.
ТР Дәүләт бүләге ТРның утырма токымнар катламнарында яңа һәм гадәти булмаган файдалы казылмаларны ачуы өчен бирелә. Медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.