Башта «Кызылармиячеләр, эшче һәм крәстияннәр өчен фәнни листок» дигән өстәмә исеме була.

Республиканың запастагы армиясе сәяси бүлеге һәм Казан губернасының халык мәгарифе бүлеге органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1920 елның 5 февраленнән 14 июленә кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә, барлыгы 19 саны чыга.

Юнәлеше

Максаты – аң-белем тарату һәм фәнни белемнәрне популярлаштыру.

Иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис темаларга караган фәнни-популяр мәкаләләр басыла.

«Хроника» бүлегендә сәяси бүлек тарафыннан үткәрелгән мәдәни чаралар турында материаллар, эшләп килүче түгәрәкләр саны, күрсәтелгән спектакльләр, концертлар, лекция һәм чыгышлар турында мәгълүматлар бирелә.

Әдәбият

Насыров Т.М. Октябрь и печать Татарии. Казань, 1975;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018. 

Автор – Р.А.Айнетдинов