- РУС
- ТАТ
(Haemanthus) амариллисчалар семьялыгыннан күпьеллык суганчалы үсемлекләр ыругы
50 ләп төре билгеле. Чыгышы — Көньяк Африка.
Татарстан Республикасында декоратив бүлмә гөле буларак үстерелә.
Яфраклары кыска, киң, очы түгәрәк (халыктагы «сыер теле» атамасы шуннан алынган), куе яшел төстә, җиргә таба иелгән.
Суганчасы эре, яшел төстә, озынча түгәрәк, җирдән бөтенләй диярлек чыгып тора.
Чәчәкләре көпшәсыман, аксыл төстә, саргылт озын серкәчле, ачык кызгылт-сары яки кызыл, кыска юан чәчәк сабында (озынлыгы 5–7 см) куе чатырсыман чәчәк төркеменә урнашкан.
Җимеше — кызгылт-сары төстәге җиләксыман шартлаучан итләч тартмачык. Орлыктан яки яшь суганчадан үрчетелә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.