Агыйдел елгасының (Кама елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 196,6 км, бассейнының мәйданы 4500 км2. Елга башы, югары һәм урта агымы, тамак алды өлеше Башкортстан территориясендә, 67,2 км озынлыктагы түбән агымы Актаныш районы территориясендә һәм Башкортостан Республикасы чиге буйлап ага. Елга башының абсолют биеклеге 220 м, тамагыныкы – 62 м. Сөннең су җыелу мәйданының шактый өлеше Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы чикләрендә урнашкан. Субүләрләрнең өстенлек итүче биеклеге – 160-170 м (максималь 267 м).

Сөн бассейны территориясе югары Пермь, неоген һәм дүртенчел чор яшендәге утырма токымнарның калын катламыннан тора. Ерым һәм сызалар челтәре белән ергаланган.

ТР чикләрендә су җыелу мәйданының урманлылыгы якынча 5%.

Урман үсемлекләре, нигездә, зур булмаган участокларда үсә; өстенлек итүче токымнар – имән, каен, усак.

Сөннең үзәне асимметрияле, түбән агымында 4-5 км га кадәр. Сөзәклекләр террасалардан тора. Уңъяк сөзәклеге текә, сул ягы – авышрак, салмак кына субүләргә күчә. Тугае ике яклы, киң, күп кенә урыннарда таллар һәм төрле үләннәр үскән.

Елга юлы бормалы, тармакланмаган, 30-40 м киңлектә. Тирәнлеге перекатларда 0,5-0,7 м дан плёсларда 2 м га кадәр һәм күбрәк тә. Агым тизлеге 0,5-0,7 м/с.

67 кушылдыгы бар, ТРдагы иң зурлары: Калмыя (37,2 км), Сикия (27,3 км), Терпеле (23,8 км), Биҗады (22,5 км) – сул кушылдыклар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,66 км/км2.

Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана.

Елга режимын күзәтүләр ТР территориясендә Актаныш районы Меңнәр авылы янындагы су үлчәгеч постта алып барыла (1941 елдан).

Ел фасыллары буенча агымның бүленеше тигез түгел. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 92-120 мм, ташу агымы катламы 60-80 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана һәм бу вакытта елгада су биеклеге бик тиз күтәрелә. Су биеклегенең уртача еллык тирбәнеше 4,5 м (максималь – 7,2 м, 1957); максималь су чыгымы 805 м3/с (1950), 655 м3/с (1979). Ташу уртача 44 көн дәвам итә. Җәен су биеклеге тотрыклы саклана. Яңгыр ташуларының йогынтысы зур түгел.

Ташу агымының уртача күпьеллык катламы 3,1 мм, уртача 12 көн дәвам итә. Суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы: тамагында – 3,76 м3/с, Меңнәр авылы янында – 3,6 м3/с. Боз күренә башлау белән, кышкы челлә башлана. Сөн, гадәттә, ноябрь башында туңа. Боз катуның уртача дәвамлылыгы – 155 көн. Кыш ахырына бозның калынлыгы 60-70 см га җитә, максималь калынлыгы – 97 см (1969).

Суы гидрокарбонат-хлорид-кальцийлы типта, язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 500-700 мг/л, кышын һәм җәен 700 мг/л дан артык.

Сөн бассейнында ТР территориясендә суының гомуми күләме 4,1 млн м3 булган 5 буа бар. Су ресурслары сугару һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрен су белән тәэмин итү өчен файдаланыла.

ТРның табигать истәлеге (1978).

Сөннең яр буе зонасында күп кенә кошлар, шул исәптән ТРның Кызыл китабына кертелгән зур күлбога, кече күлбога, соры көртлек, соры торна, су тавыгы, үлән шөлдие, зур шөлди, соры сорокопут оялый.