- РУС
- ТАТ
Россия Федерациясенең Пенза өлкәсендәге административ-территориаль берәмлек
Пенза өлкәсенең көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Мәйданы – 777 кв.км. 1935 елда оештырыла. Үзәге – Неверкино авылы (Пенза шәһәреннән 170 км ераклыкта урнашкан).
Халкы – 14513 кеше (2016 ел), шул исәптән татарлар – 7815 кеше (2002 елда – 7949, 2010 елда – 8336 кеше).
Башлыча, Неверкино (2150 кеше), Октябрь (1560), Али (1210), Карновар (690), Биги (386), Мансур (321), Дөмавыл (320), Сарбай (282), Бикмуса (280), Исәкәй (260) һәм Җәлил (256) авылларында яшиләр.
Татарлар район территориясенә XVII йөз ахырыннан Темников һәм Касыйм морзаларына хезмәтләре өчен бирелгән алпавыт җирләренә һәм качкын кешеләр буларак күченәләр.
1917 елда җиде мәчет була. Биги авылында XIX йөз уртасы агач һәм 1915 елгы таш мәчет сакланган.
1936–1939 елларда районда «Сталин юлы» газетасы нәшер ителә. 2003 елда районда Татар милли-мәдәни автономиясе һәм Татар мәдәнияте җәмгыяте теркәлә. Торак пунктларда Сабан туе, дини бәйрәмнәр, Татар мәдәнияте район фестивале, Татар мәдәнияте көннәре, мәгариф оешмаларында татар һәм рус телләрендә дуслык дәресләре һәм башкалар үткәрелә.
Районда 18 мәчет бар, Неверкино авылында мәдрәсә эшли.
Районда:
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.