Публикациядә XVIII йөзнең соңгы утызъеллыгыннан XX йөз башына кадәр хәзерге Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылы халкының социомәдәни үсешенә ретроспектив анализ тәкъдим ителә. Әлеге авыл тарихыннан һәм күренекле шәхесләре биографияләреннән, аерым алганда, атаклы татар шагыйре һәм әдәбиятчы Г.Тукай һәм аның якын туганнары биографияләреннән билгеле булмаган фактлар китерелә. Мәкаләдә җирле халыкның демографик һәм социаль-икътисади хәленә, шулай ук аларның тормыш рәвеше һәм көнкүреш үзенчәлекләренә зур игътибар бирелә.

Сылтама ясау өчен: Багаутдинова Х.З. По следам Тукая // Научный Татарстан. 2018. №1. С.63–69.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Баһаветдинова Халидә Зиннәт кызы, фәнни хезмәткәр, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты, e-mail: halida12_61@mail.ru