- РУС
- ТАТ
Элегрәк каллифоридлар семьялыгына кертелде, бу семьялык вәкилләреннән личинкаларының башка бөҗәк һәм күбаяклыларда паразитлык итүләре белән аерыла.
Озынлыгы 3-20 мм. Тышкы кыяфәте үзенчәлекле: күкрәкләрендәге һәм корсакларындагы каты озын төкчәләре аларны керпегә охшата.
5 меңнән артык төре билгеле; Россиядә – 1 меңгә якын, Татарстан территориясендә төгәл саны билгеләнмәгән.
Киң таралган төре – җирән керпечебен (Tachina fera), аның личинкалары кузы күбәләге, дулкынча, ябалакчык гусеницаларында паразитлык итәләр. Тахиннарның олы затлары чәчәк нектары белән туеналар һәм кеше торагына бәйле түгелләр. Күкәйләрен корбанына яки аның янына (бу очракта личинка корбанын үзе эзләп таба) сала. Личинкалар 3 тәүлектән 2 атнага кадәр, курчаклары 8 тәүлектән 6 атнага кадәр үсә. Личинка һәм курчаклары кышлый.
Күпчелек тахиннар авыл хуҗалыгы һәм урман культураларын зарарлаучы бөҗәкләрнең паразитлары буларак файдалы.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.