Тарихы

Хәзерге авыл 1964 елның 23 апрелендә Берлек (1920 елларда нигезләнгән) һәм Михайловка (XIX йөзнең беренче яртысында нигезләнгән) торак пунктларын кушу нәтиҗәсендә барлыкка килә.

XX йөз башында Михайловкада авыл җәмәгатенең имана җире 103,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Михайловка авылы Казан губернасының Чистай өязе Иске Максим волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында.

1930 елның 10 августыннан ике торак пункт та – Октябрь, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Ялаур авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда Михайловка авылында – Будённый исемендәге, Берлек авылында «Марс» колхозлары оештырыла. 1956 елда икесе дә Сталин исемендәге колхозга (үзәк утары – Ялаур авылы) керә, 1961 елда «Знамя Октября» колхозы (үзәк утары – Ялаур авылы) итеп үзгәртелә. 1994 елдан – «Знамя Октября» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 1998 елдан – «Нива» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2003 елдан – «Ялаур» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2006 елдан «Сөләймәнов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Башлангыч мәктәп, клуб була. Фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Берлек авылы территориясендә чыгышлары белән татар булган алпавыт Колчуриннарның XIX йөз ахыры – XX йөз башында төзелгән утары була (хәзерге вакытта тулаем тузу сәбәпле юкка чыккан).

Халык саны

Михайловка авылында:
1859 елда – 98,
1897 елда – 289,
1908 елда – 324,
1920 елда – 379,
1926 елда – 397,
1938 елда – 397,
1949 елда – 268;

Берлек авылында:
1970 елда – 391,
1979 елда – 297,
1989 елда – 102,
2002 елда – 109,
2010 елда – 72,
2021 елда – 37 кеше (татарлар).