Биографиясе

1911 елның 3 гыйнвары, хәзерге Ульянов өлкәсе, Иске Майна районы Татар Урае авылы – 1978 елның 6 сентябре, Ульянов өлкәсе Димитровград шәһәре.

Комсомольск-Амур шәһәренең промысел союзында товар белгече булып эшли. 1941 елдан Кызыл Армия сафларында.

1943 елның ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 435 нче укчы полкның рота старшинасы (22 нче армиянең 208 нче укчы дивизиясе). 1 нче һәм 2 нче Балтыйк буе һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Балтыйк буен, Молдавияне, Румынияне азат итүдә катнаша.

1944 елның 22 апрелендә Торошино авылы (Псков өлкәсе, Псков районы) янында; 1944 елның 5 августында Плявинас торак пункты (Латвия) янында; 1944 елның 5 нче октябрендә Мемель-Тильзит (хәзерге Клайпеда-Советск) тимер юлы янында барган бәрелешләрдә батырлык күрсәтә.

Сугыштан соң Мәләкәс шәһәрендә (хәзерге Димитровград шәһәре) ит комбинатында тәэминат бүлеге мөдире булып эшли.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Билданов туып-үскән авылда аңа һәйкәл һәм Димитровград шәһәренең Каһарманнар аллеясында бюст куелган.

Әдәбият

Защищая отечество. Саратов, 1975.

Честь, отвага, мужество. Саратов, 1979.

Кавалеры ордена Славы трех степеней: Краткий биографический словарь. М., 2000.

Автор – В.А.Шагалов