Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Якшибаево буларак та искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1907 елда сәүдәгәр Г.М.Мусин акчасына ике катлы таш мәчет төзелә (1930 елда манарасы сүтелә, бинасы мәдәният йортына тапшырыла; неоклассицизм стилендәге архитектура истәлеге); икенче катында мәдрәсәнең уку класслары урнаша, мәдрәсәдә атаклы илаһият галимнәре Ш.Хәмиди, К.Вахитов, язучы Ф.Сәйфи-Казанлы укыта. 1913 елда 130 шәкерт укый.

XX йөз башында шулай ук икмәк саклау-сату кибете һәм бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 874 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Иске Кәшер волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Иске Кәшер авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Коммунар» колхозы оештырыла. 1958 елдан авылда –С.М.Киров исем. колхоз (үзәк утары – Иске Кәшер авылы), 1962 елдан – берләштерелгән «Искра» колхозы (үзәк утары – Иске Кәшер авылы), 1995–2002 елларда – «Кәшер» күмәк предприятиесе, 2003–2005 елларда – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан агрофирма эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты (икесе дә – элекке мәчет бинасында) бар.

Мәдәният йорты каршында Д.Х.Гарифуллин исем. төбәкне өйрәнү музее (2021 елдан, оештыручысы һәм җитәкчесе – А.Сираева), «Мәрҗәннәр» фольклор коллективы (2014 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Д.Х.Гарифуллин (1939 елда туган) – шагыйрь, публицист, төбәк тарихчысы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1816 елда – 117 ир-ат;
1834 елда – 269,
1870 елда – 342,
1906 елда – 446,
1913 елда – 557,
1920 елда – 569,
1926 елда – 553,
1938 елда – 354,
1949 елда – 252,
1958 елда – 219,
1970 елда – 176,
1979 елда – 135,
1989 елда – 95,
2002 елда – 80,
2010 елда – 76,
2021 елда – 93 кеше (татарлар – 97%).