Административ-территориаль буйсынуы

1928 елда нигез салына.

Оешкан вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Бөгелмә районында.

Хәзер Яңа Александровка авыл җирлеге составына керә.

Күренекле кешеләре

В.А.Медноногов (1924–1997) – очучы-штурмовик, Советлар Союзы Герое, Ленин, Кызыл Байрак, беренче дәрәҗә Ватан сугышы (ике тапкыр), Кызыл Йолдыз (ике тапкыр) орденнары кавалеры. Подлесный поселогында бер урам аның исеме белән атала, 2001 елда Бөгелмәдә бюст куела.

Халык саны

1938 елда – 85,
1949 елда – 189,
1958 елда – 177,
1970 елда – 136,
1979 елда – 81,
1989 елда – 47,
2002 елда – 32,
2010 елда – 41,
2015 елда – 33 кеше (руслар).