Биографиясе

1931 елның 8 октябре, Вотяк автономияле өлкәсенең Можга районы Биләр авылы — 2019 елның 24 июня, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1956).

1956–1962 елларда Куйбышев шәһәренең (хәзер Самара шәһәре) Самара районы эчке эшләр бүлегендә тикшерүче, тикшерү бүлеге башлыгы, Октябрь районы эчке эшләр бүлеге башлыгы.

1962–1998 елларда Казан университетында: җинаять процессы һәм криминалистика (1975–1982), җинаять эшләре хокукы (1982 елдан) кафедралары мөдире; юридик факультет деканы (1972–1983).

1998–2001 елларда Мари университетының Россия һәм чит илләр җәмәгать хокукы, 2001 елдан Икътисад, идарә һәм хокук институтының (Казан) җинаять эшләре һәм процессы кафедралары мөдире.

Хезмәтләре җинаять эшләре хокукын һәм процессын өйрәнүгә, җинаятьләрнең ишәю проблемаларына, мәхкәмә процессы формаларын камилләштерү мәсьәләләренә карый.

Уку ярдәмлекләре һәм дәреслекләр авторы.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре       

Повторность преступлений: Понятие и уголовно-правовое значение. К., 1970;

Совокупность преступлений: Вопросы квалификации и назначения наказаний. К., 1974;

Множественность преступлений и её формы по советскому уголовному праву. К., 1982;

Совокупность приговоров и назначений наказания. К., 2003 (автордаш).

Әдәбият          

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 2.