Эчтәлек

Мөселман коммунистларның беренче бөтенроссия съезды карары белән Мәскәүдә 1918 елның ноябрендә оештырыла.

Максаты — РКП(б)ның урындагы комитетларында мөселман секцияләре һәм бюролары эшен координацияләү.

Рәисе — И.В.Сталин, әгъзалары: Б.Сәрдәров (рәис урынбасары), Г.Ялымов (рәис урынбасары), М.Х.Солтангалиев, Х.Й.Ямагулов (сәркәтип), К.Л.Якубов (казначы); әгъзалыкка кандидатлар: Д.Х.Буниатзадә, М.Г.Дулат-Али, М.Конов, И.Ш.Рәхмәтуллин, Н.Я.Яруллин.

Үзәк бюрода татар, башкорт, кыргыз, әзәрбайҗан, Төркестан, тау халыклары һ.б. секцияләр; җирле халык һәм мөселман кызылармиячеләр арасында пропаганда эше алып бару өчен эре милли төбәкләр (Идел буе, Кавказ, Төркестан) буенча аерым бүлекчәләре булдырыла. РСФСР территориясендә яшәүче мөселман хезмәт ияләре һәм РСФСР белән чиктәш Шәрекъ илләрендәге эмигрант коммунистик төркемнәре арасында эш алып баручы халыкара пропаганда бүлеге (җитәкчесе М.Сөбхи) РСФСРның Милләтләр эше буенча халык комиссариаты Үзәк мөселман комиссариатыннан ҮБ карамагына күчерелә. ҮБ агитация-пропаганда һәм нәшрият эшчәнлеге алып бара, мөселман коммунистларны Кызыл Армия сафларына мобилизацияли.

1919 елның мартына 10 меңгә якын мөселман коммунистны берләштерә. «Эшче» газетасын нәшер итә.

1919 елның марты башында РКП(б)ның җирле комитетлары каршында күп кенә шәрекъ халыклары коммунистларының секция һәм бюролары төзелә; шуңа бәйле рәвештә, РКП(б) ҮК ҮБны Шәрекъ халыклары коммунистик оешмаларының Үзәк Бюросы дип үзгәртү турында карар кабул итә.

Әдәбият      

Гражданская война и военная интервенция в СССР: Энцикл. М., 1987;

Хайрутдинов Р.Г. Трудное возрождение. К., 1992.